Норлат авылында яшәүче Рауза Кәрим кызы 90 яшьлек юбилеен каршылады
Норлат авыл җирлеге башлыгы Илдус Саттаров район башлыгы Михаил Афанасьев исеменнән, Норлат авылында яшәүче Рауза Кәрим кызы Сафинаны 90 яшьлек юбилее белән котлады.
Юбилярга ныклы сәламәтлек, җан тынычлыгы, тән сихәте, бәхетле картык теләделәр.
Сәлаим абый белән Рауза апа ике ул һәм бер кыз тәрбияләп үстергәннәр. Рауза апа күп еллар тимер юл эшләрендә хезмәт иткән. Хәзерге вакытта улы Ринат, килене Гөлинә тәрбиясендә яши. Яратып туймаслык сигез оныгы, оныкчыклары бар.
Котлауларга без дә кушылабыз, тыныч тормыш һәм иминлек телибез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев