Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Норлат авылы волонтерлары фронтка чираттагы гуманитар йөк җибәрүгә әзерләнә

2 тепловизор, 64 маскировка челтәре, 70 тактик носилка, окоп шәмнәре, су, 100 данә термо эчке кием, бәрәңге, суган, сарымсак, азык-төлек, гигиена чаралары белән посылкалар, укучыларның хатлары, медикаментлар.

Гуманитар йөк җыюга ярдәм иткән барлык битараф булмаган якташларга, күрше авылларда яшәүче - Бәчек, Урысбага, Акъегет, Бакырчы, Мулла Иле, Олы Ачасыр, Карашәм, Күгәй халкына зур өлеш кертүләре, финанс ярдәме күрсәткәннәре өчен "Мөслимә", Акъегет, Бузай, Бәчек мәчетләренә, Норлат мәдәният йорты хезмәткәрләренә, Норлат, Акъегет, Бакырчы мәктәбе укытучылары һәм укучылары коллективына зур рәхмәт белдерәбез. Бер туктамый гел хезмәттә булучы, әлеге ярдәмне әзерләүче “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы әгъзаларына нинди генә сүзләр әйтсәк тә аз булыр сыман.

-Бу борчулы вакытта беркем дә читтә калырга тиеш түгел! Җиңү күп очракта армиягә ышанычлы тыл ярдәме күрсәтүгә дә бәйле, - дип сөйли Норлат активисты Роза Ягудина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев