Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Әнкәйнең сөйләгәннәре: «Исемдә калганнар»

Якташыбызның әлеге язмасы шәхсән аның гаиләсе турында булса да, анда тасвирланган авыр вакыйгалар ул заманнарда бик күп гаиләләргә кагылган һәм алар бүгенге көндә дә йөрәкләрне әрнетеп, кулга каләм алырга мәҗбүр итә.

Әнкәй Мулла Иле авылында 1916 елда туган. Хәзерге вакытта нигезләрендә Минһаҗев Ирек яши. Әнкәйнең атасы Хөсәенов Фәезрахман, анасы Сәгъдәтбану. Ике энесе булган – Габдулла һәм Хәбибулла. Миң чыккач Хәбибулланы Миңлебай дип йөрткәннәр, шуңа күрә кайсыбер документларда да шулай язылган.
Колхозга кермәгән өчен әнкәйләрнең йорт кирәк-ярак ларын алып чыгалар, капкаларын кисәләр, аннан соң, салымны түләмәгәннәр дип, әтиләрен алып китәләр.

Ул шунда үлә. Ә бөтен салым кәгазьләре түләнгән була. Дәү әни белән әнкәй, шул кәгазьләрне җыеп, дәү әтинең хәлен белергә барырга җыеналар. Чәчү вакыты булган, бригадир Таһирә: «Тракторны туктатып кына кара, ниш ләтәсен белерләр», – дигән. Әнкәй чәчүлек ташып торган, эштән калырга курыккан, шулай итеп, бара алмаганнар.

Әнкәй 1941 елның гыйнварында әтигә кияүгә чыга. Әти отпускасы беткәч, Мончегорскига эшенә китеп бара, яшь хатыны каената – каенана янында кала, колхозда эшли. Сугыш башлангач, ике энесе дә сугышка алына. 1939 елда армиягә киткән Хәбибулласы фронтка шуннан кушыла, Габдулла абый авыл советында йомышчы булып эшләп йөргәндә чакырыла. Икесе дә үлеп кала. Хәбибулла абыйның 1944 елда язылган соңгы хатын әнкәй безгә кат-кат укыды.

Ул елларда әнкәйне окоп казырга, аннан кайткач урман кисәргә җибәргәннәр, соңыннан Зеленодольскига фанера заводына эшкә мобилизовать иткәннәр. Андагы авырлыкларны җылый-җылый сөйли иде. Әнкәй, ул вакытта бөтен халык та шулай яшәгән, елап утырма, дигәч, кызым, күзләрем түгел, йөрәгем елый бит, нишлим соң, дия иде. Менә хәзер яза барам, үзем дә яшьләремне сөртә барам. Ул вакыт бер нәрсә дә аңламаганмын. Әтинең дә, әнкәйнең дә сугыш вакытындагы «За доблестный труд в Великой Отечественной войне 1941-1945 г. награжден медалью. 1946 г.» диелгән мактау кәгазьләре бар иде.

1947 елда әти эшләгән шахтада шартлау була, ул сукыр кала. Сәгъдәтбану әби ишетеп килә әнкәйнең хәлен белергә, әйтә: «Кызым, сукыр кеше белән ничек гомер итәрсең, әйдә кайт», – ди. «Торыр мын инде, әнкәй, тәкъдир язмышым шулдыр», – дип җавап биргән әни. Әтинең анасы Зөһеделгаян әби әтине күрмичә, шул елда дөнья куя.

Әтигә Ленинград больницасында ике операция ясыйлар. Беренчесендә күзләреннән кыйпылчыклар җыялар, икенчесендә битләрен төзәтеп, күзенә операция ясала. Ике ай яткач, Мурманскига хәрби диңгез госпиталенә дәваланырга илтәләр. Дүрт айдан соң аннан, ике күзендә дә 0,0% сукыраю диагнозы белән, чыгаралар. Әтине абыйсы Хәбир авылга алып кайта. Әнкәй ул вакытта таяк ка гына эшләсә дә, әти кайтасы көнне генә эштән калган.

Әтинең әтисе – 84 яшьлек Гыйззәтулла бабай өйләнергә җыена. «Хәбибрахман улың сукыр булып кроватьта утыра, киленеңә болай да эш күп, колхозда да эшли, бу яшеңдә нигә сиңа өйләнү?!» – дип уллары килеп орыша. Аларга ул, миңа әле 84 яшь кенә, дип җавап бирә. Бабай берәр атнадан әтигә: «Мин карчыкны алып киләм, син риза бул миңа», – ди. Әти каршы килми.

Әнкәй 1949 елның март аенда беренче баласын – апаны таба. Әнкәй яшь бала белән була, 65 яшендә генә булса да, әнисе Сәгъдәтбану әби дә үлеп китә. Гыйззәтулла бабайны 1957 елда җирлиләр. Карчыгы – икенче хатыны Диләфрүз әби безнең белән яшәде. Бабай авырый башлагач, тәрбияләгән, караган. Ул бик укымышлы карчык була. Бабай белән яши башлагач та, әбине бөтен кеше ярата.

Мин үскәндә гаиләдә 9 җан идек: әби, әти-әнкәй, өч кыз һәм өч малай. Әнкәй авырлыкларны, хәсрәтләрен күп күргән, сез – балаларым туа башлагач кына яшәү өмете кабынды, дия иде. Әнкәй үзе дә картаеп үлмәде, 71 яшьтә генә. Урыннары җәннәттә булсын. Быел әнкәй үлгәнгә 33 ел. Әтигә – 29. Анасын җирләгәндә әнкәйгә 33 яшь була. Мин дә әнкәй белән мәңгегә хушлашканда 33тә идем. Әнкәй беренче баласын 33 яшендә тапкан. 33 санын начар дип әйтеп булмас, тәсбихтә дә 33әр төймә бит. Сөбеханә-вә-Тәгалә кодрәтедер. Йә, Раббем, барысының да урыннарын оҗмахта ит. Барыбызга да дөньяда тәүфыйк, ахирәттә җәннәт насыйп булсын.

Тәнзилә Гыйззәтуллина.
Волжск

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев