Яшел Үзән

Әниле йорт – нурлы йорт

Бер-береңне яратып, ярты сүздән, күз карашыннан аңлап, шатлык-борчуларны бергә бүлешеп, пар канатлы булып яшәүләргә ни җитә соң?! Аллаһ Тәгалә дә кешеләрне парлы итеп яшәү өчен яраткан, бигрәк тә олыгайган көндә терәк булырдай ярың булу бәхет инде ул.

Тау Илендә яшәүче Роза һәм Илдус Сәлаховлар гаиләсе 50 елдан артык дус-тату булып, юкны бар итеп, тырыш хезмәт куеп, матур гомер кичерә. Моннан ике ел элек каты авырудан соң Илдус абый бакыйлыкка күчкәч, Роза апа өчен тормыш бөтенләй яңа биттән башлана. Аңа гомере буе күзенә генә карап торган, һәр фикерне кара-каршы уртага салып хәл иткән, ир дә, дус та, балаларының кадерле әтисе дә булган пар канатыннан башка гына яшәргә өйрәнергә кирәк була. Инде ике ел вакыт узса да, Илдус дип әйтүгә, аның күзләре үзеннән-үзе мөлдерәмә яшь белән тула. Бер-берсе дип өзелеп яшәгәннәрен аңлау өчен сүзләр кирәкми.
Илдус абый Тау Илен дә туа, күпләр кебек бик авырлык белән гомер итәләр. Шуңа да кечкенәдән эшләп, кул хезмәтен өйрәнеп үсә. Күгәйнең иң чибәр, сылу кызы Роза белән алар Норлат мәктәбендә укыганда таныша. Яшьләр бер сыйныфта белем ала. Ике ел ярым очрашып йөргәннән соң, гаилә корып, уртак куыш ларын булдырып яши башлыйлар. Илдус абыйның белмәгән эше булдымы икән? Колхозда тегермән дә тарта, балта остасы да була, кая гына чакырсалар да, баш тартмый. Әле лаеклы ялга чыккач та, колхозга ярдәм итә. Роза апа исә 41 ел фермада сыер сава, 25 ел шушы авыр хезмәтне кул белән башкарырга туры килә.
– Элек Тау Илендә генә дә өч ферма булды, 16 сыер савучы идек, һәрберебез 20дән артык сыер саудык. Силосын да үзебез сала идек, каравылда да тордык. Аның каравы 41 ел эшләп, «Хезмәт ветераны» исемен дә ала алмадык. Артыннан үзебез йөри белмәгәнбез, әйтүче, арттан төртүче булмады. Шул ферма дигәннәре сәламәтлекне шактый какшатса да, хезмәт белән гөрләп үткән яшьлек еллары барыбер сагындыра.
Сәлаховлар гаиләсе өч кыз тәрбияләп үстерә: олысы Резидә Арча районында кияүдә, уртанчылары Гөлфинә шушы авылда төпләпеп калган, төпчекләре Рәзинә исә Яшел Үзәндә гомер итә. Бүген инде дәү әниләрен биш онык һәм өч оныкчыгы сөендерә. Әле күптән түгел иң төпчек оныкчыкны алып кайтып күрсәткәннәр. Роза апа сүзләренә караганда, онык лар бик тә игелек леләр. Гел шал тыратып, хә лен белешәләр, авылга да кайтып йөриләр. Өлкән кешегә әллә ни күп кирәкми дә инде, хәлең ничек, дәү әни, дип сораулары да йөрәккә май булып ята.
– Илдусемне уйламаган чагым юк. Ул гел күңелемдә. Бик сагынам, без бит гел бергә булдык. Инде ике ел вакыт узса да, әле дә киткәненә ышана алмыйм, – ди күз яшьләрен сөртеп Роза апа. – Минем бәхетемә кызым Гөлфинә авылда калган, дип шатланам. Гел килеп, ярдәм итеп, тәрбияләп тора. Кан басымы борчый шул. Шөкер, намаз укыгач, баш авыртуларым бетә.
Ныклы терәге, пар канатын юксынса да, Роза апа бүгенге көндә ялгыз түгел. Якыннары әни, дәү әни диеп өзелеп тора. Шуңа да тормышны яратып, һәр көннең кадерен белеп яши ул. Тәмле ашларын пешерә, тәрәзә төпләрен тутырып гөлләрен үстерә, бакча эшләрен көтеп ала. Менә шулай, ничек тә күңел төшенкелегенә бирешмичә, Аллаһка шөкер итеп яшәгез әле, Роза апа. Балаларыгызның туган нигезен, аның җылысын саклап, өйнең яме һәм нуры булып, исәнлектә озак еллар гомер кичерергә насыйп булсын иде.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: