Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Нигъмәтҗановлар: «Эшсез торуны күз алдына да китерә алмыйбыз»

Газетабыз геройларының төрле чагы була. Киләсебезне алдан кисәтеп, әйтеп куйсак та, тормыш бит бу, гаҗәпләнәсе түгел.

Бишнә авылында яшәүче Нигъмәтҗановларның да җәелеп китеп безнең белән сөйләшергә әллә ни вакытлары юк иде. Гаилә башлыгы Шамил абыйның сыер бозаулаганны саклап йөргән чагы булса, хуҗабикә Сания апаның теш табибыннан кайтып кына кергән вакытына туры килдек. Шулай булса да, алар безне елмаеп каршы алды, тагын килегез дип, озатып калды.

Безнең татар халкында бер-берсенә охшаган кешеләрне ничек диләр әле? Әйе, чиләгенә күрә капкачы, дияргә яратабыз. Шамил абый һәм Сания апа белән танышкач та, иң беренче башка килгән уй шул булды. Алар икесе дә җор телле, мәзәкчән, көр күңелле һәм үтә тырыш кешеләр. Шулай булмаса, бүгенге көнгә кадәр мал-туар асрамаслар иде. Чөнки тормышларын хезмәттән башка күз алдына да китерә алмыйлар.

Сания апа Карагуҗа кызы, 1978 елда бирегә авыл Советына хисапчы булып эшкә килә. Авылына кайтып йөрергә транспорт кирәк булгач, шофер булып эшләүче Бишнәнең асыл егете Шамил белән таныша, менә шулай юлда йөрү газаплары аны мәхәббәте белән очраштыра һәм гомерлеккә кавыштырып та куя. Нигъмәтҗановлар инде 43 ел иңне-иңгә куеп, пар канатлар булып гомер итә.

Сания апа Бишнә совхозында баш хисапчысы булып эшли, ә Шамил абый шофер, соңрак остаханә мөдире була. Берсеннән-берсе уңган өч егет тәрбияләп үстерәләр һәм өчесе дә хәрбиләр. Олы уллары Зөфәр майор исемен йөртә, инде хәрби хезмәтен үтәп, лаеклы ялга чыккан. Бүгенге көндә «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенең II курсында укый. Башлангыч белемне «Гаилә» мәчетендә курс ларда йөреп алган. Бүгенге көндә туган авылында йорт җиткезеп килүе. Бәлки киләчәктә авылга кайтыр, кем белә бит. Зөлфәтләре – лейтенант, Казанда

ЮХИДИ хезмәткәре булып эшли. Төпчекләре Салават исә, бүгенге көндә Мурманск шәһәрендә, ул Сириядәге хәрби хәрәкәтләрдә дә катнашкан. Лаеклы хезмәте «Батырлык ордены» белән бүләкләнгән. Ерак булу сәбәпле, туган ягына кайту бәхете елга бер генә тапкыр тәти. Әле дә ярый аралашып торырга телефон бар. «Хат көтеп тилмерер идек, техника алга киткән заманда яшибез», – ди әти-әниләре.
Нигъмәтҗановлар бүгенге көндә алты баш мөгезле эре терлек асрый. Сөттән әзерләнгән ризыкны Казанга алып барып саталар.

– Казанга 1982 елдан бирле сатарга йөрим. Ирем белән икебез дә совхозда эшләгән чакта хезмәт хакын рәтле-башлы түләмәделәр, ә балаларны үстерергә кирәк. Менә шуннан керешеп киттем инде мин бу кәсепкә. Мал-туар тотып көн күрдек дисәң дә була. Аннан, балалар үсте, хәрби училищега укырга керделәр. Анда бит атна саен кайтып йөрү юк. Ялларда эремчек, каймак, май, сөтне сатабыз да, аның акчасына азык-төлек алып, улларыбызга илтеп бирә торган булдык. Бүген инде безне үз клиентларыбыз көтеп тора. Авылда, мәсәлән, сөтнең 3 литрлы банкасы 120 сум торса, шәһәрдә – 160 сум. Ә авылда шәхси эшмәкәр литрын 21 сумнан җыя. Әлегә мин отпускада, сыерыбыз декретта, – дип шаярта Сания апа.

Әйе, балалар үстереп, укыт кан чаклар күптән артта калган. Бүген инде ничек акча җиткезик икән, дип борчыласы юк, пенсия килеп тора. Улларның да үз гаиләләре, шушы көннәрдә җиденче онык туарга тора. Һәммәсе кайт кан саен күчтәнәчен төяп кайта, инде терлек асрап азапланмасаң да була кебек. Кайбе рәү ләр дә: «Үзегез өчен яшәр вакыт инде», – дип әйтә икән. Сания апаның аларга да үз җавабы.

– Шөкер итәрлек, улларыбыз әйбәт, кайтып торалар, киленнәребез мөселман кызлары, бик уңганнар. Алар күчтәнәчләрен мул итеп алып кайта, ә мин нәрсә җибәрим? Рәхәтләнеп авылда җитештерелгән сөт ризыкларын, йомыркасын ашасыннар. Майның килосы гына да 400 сумнан артык тора бит хәзер. Аннан авылда нишләп кенә ятарга кирәк?! Иртәнге биштә уянып, көнеңне ничек уздырырга була? Буш вакытымда коръән укыйм. Гомер буе эшләгәч, кул кушырып утыруны күз алдына да китерә алмыйм. Инде Шамилемә дә бу айда 70 яшь тула. Шулай да, булсын дип тырышабыз әле, чөнки шулай өйрәнелгән, – ди Сания апа.

Нигъмәтҗановлар гаиләсе белән үткәннәрне искә төшереп утырабыз да, хәзер тормыш итүләре күпкә җиңеләйде бит дип уйлыйбыз. Сания апа 18 ел каената һәм 22 ел каенана белән яши.

Каенанасы Асия апа биш бала өстенә килгән олы йөрәкле ханым була. Шакирҗан абый хатыны үлгәч, олысы 13, ә кечесе бер яшьлек балалары белән ялгыз кала. Яңа гаиләдә уртак балалары алтау туа. Шулай итеп, Сания апа 11 балалы гаиләгә килен булып төшә. Бәйрәм көннәрендә төп нигезгә күпме халык кайтуын күз алдына китерә торгансыздыр. Шуңа да, иң беренче булып, декрет акчасына Сания апа «Волга» исемле кер юу машинасы сатып ала.

Хәзер генә киленнәргә эш юк инде ул, киемне машинага гына салабыз, үзе юа. Мин улларым гаиләсенең кайтуларын сагынып, әзерләнеп көтеп алам, өчпочмакның да өч төрлесен пешерәм. Бер оныгыма – сугансыз, икенчесенә борычсыз әзерлим, улларым барысын да салганны ярата. Менә шулай, һәркайсына үзенчә кирәк. Олы оныгыма инде 18 яшь, быел медицина университетына укырга керде, – дип горурланып сөйли Сания апа.

Нигъмәтҗановлар белән үткәннәргә кайтып, хатирәләрне яңартып, гомер ничек шулай тиз узды икән дип, гаҗәпләнеп, сөйләшеп утырдык әле шулай. Шунысы сөенечле, үкенерлек яшәмәгәннәр. Өч уллары күпләргә үрнәк булырлык, илебез тынычлыгын саклаучы батыр егетләр. Ә әти-әни өчен балаларыңның бу тормышта үз юлларын табып, җәмгыятебезгә файдалы кешеләр булып яшәве, исән-сау булуы – зур бәхет. Менә шушы бәхеттән Аллаһ Тәгалә аермасын. Әниләренең укыган догалары, кайда гына йөрсәләр дә, һәммәсен дә сакласын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев