Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Ниһаять! Ике авылда бер төрле шатлык

2020 ел үтә катлаулы булса да, без аны күңелле вакыйгалар белән озаттык.

 30 декабрьдә авыл халкы өчен зур бәйрәм ясап, Татар Танае һәм Мулла Илендә капиталь төзекләндерүдән соң, мәдәният йортлары ачылды.

Бу көнне ике җирлектә дә зарыгып көтеп алдылар. Капиталь ремонтка Татарстан Республикасының «Мәдәният» милли проекты буенча февраль аенда керешкәннәр иде. «Сыйфат» төзелеш җәмгыяте егетләре, аны нәкъ исемнәреннән үк күренгәнчә, сыйфатлы итеп, җиренә җиткереп башкарып чыкты. Инде барлык өр-яңа җиһазлар кайтып, урнаштырылгач, халыкка Яңа елга менә дигән бүләк ясап, мәдәният йорты үз ишекләрен ачты.

Татар Танаенда клуб 1973 елда ачыла һәм шуннан соң бер тапкыр гына – 1986 елда ремонт ясала. Инде еллар үтү белән түбәсеннән су ага башлый, залы авария хәлендә була.

– Безгә дә бәхет елмайды бит. Әле шушы зур эшкә керешкәндә без бөтенләй мондый нәтиҗә булыр дип уйламадык та. Якты, иркен, чиста бинага хәзер киләсе генә килеп тора. Биредә китапханә, туган як музее урнашкан, балаларга хореография белән шөгыльләнү өчен махсус бүлмә дә булдырылды. Без бик шат, ялкынланып иҗат итәргә, авылдашларыбызны сөендеререгә насыйп булсын, – дип уртаклаша Татар Танае мәдәният йорты мөдире Миләүшә Акмалова.

Авыл халкының шатлыгын уртаклашырга Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев та килде. Аны бизәлгән чыр шы тирәли әйләнүче балалар, Кыш бабай һәм Кар кызы каршы алды. Әлбәттә, район җитәкчесе буш кул белән килмәгән иде, малай-кызларга бүләкләр таратылды, бергәләшеп күңел ачтылар.

Кунаклар яңартылган мәдәният йорты белән танышты. Михаил Афанасьев бигрәк тә туган як музеен кызыксынып карады. Биредә, хәтта, иң беренче мәчеттән төшерелгән манара да күз карасы кебек саклана. Аны укытучы Рокыя апа Кәримованың әтисе Мәлик абый яшереп саклап калган була.

Инде әйткәнемчә, башка авыллардан аермалы буларак, биредә хореография залы да бар. 2016 елдан бирле балалар белән Петр Сәгыйтов шөгыльләнә. «Мондый педагогларга ярдәм итәргә кирәк, авыл җирендә андый кадрларга кытлык», – дип киңәшләрен бирде район башлыгы.
Татар Танаеның мәдәният йортында узган халык җыеннарында еш булырга туры килде. Караңгы залларына кергәч үк, чыгып китү теләге туа иде миндә. Бүген исә, киресенчә, ишек төбеннән ук якты диварлар, заманча, зәвык белән тегелгән тәрәзә, сәхнә пәрдәләре күз явын алырлык. Авыл халкы да чиксез шат.

Язманы тулысынча газетабызның 2нче санында укый аласыз.

Тулырак фоторепортаж yashel-uzan.ru сайтында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев