Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Насыйбуллиннар гаиләсе. Өч көнлек танышлык һәм 58 ел бәхетле гомер!

Гаилә елы уңаеннан Мулла Иле мәдәният йортында китапханә белән берлектә «Пар канатым» дип исемләнгән бәйрәм кичәсенең чираттагы геройлары - Насыйбуллиннар гаиләсе.

Насыйбуллиннар гаиләсе


Гомәр абый белән Сания апа гомерләре буена үрнәк гаилә булып, тату яшәде. Икесе дә үтә гади, аралашучан кешеләр. Нинди генә йомышың төшеп килсәң дә, сине аңлап, хәлеңә керә беләләр.

«Безнең танышу әкияттәге кебек булды. Бер күрдем дә, шунда ук гашыйк булдым. Икенче көнне вәгъдә бирештек. Өченче көнне Сөләйман мулланы чакырып, никах та укыттык. Һәм Казахстан якларына чыгып киттек», – дип гаҗәпкә калдырды Гомәр абый. Менә шулай, өч көнлек танышлык һәм 58 ел бәхетле гомер! Күзләр тимәсен.

Күп еллар үтүенә карамастан, алар мәхәббәт хисләрен суытмыйча, яшь буын өчен үрнәк булырлык матур гомер кичерә. Икесе дә биш вакыт намазын калдырмый, Гомәр абый авылыбыз мәчете имам-хатыйбы. «Үзеңне бәхетле тояр өчен, булган нигъмәтләрдән кәнәгатьлек хисе алып, Аллаһ Тәгаләгә рәхмәтле булып, тормышны яратып яшәргә, сабыр итә белергә кирәк», – ди Гомәр хәзрәт.

Туган җирдән дә кадерле берни дә юк! Казахстан якларыннан Тольятти шәһәренә, аннан Яшел Үзәнгә кайтып төпләнгән гаиләне туган авыл барыбер үзенә тарта. Әйе, кеше гомере диңгездәге тамчы гына ул, мәңгелекнең бары тик бер мизгеле. Шушы кыска гына вакыт эчендә һәркем җирдә үзенең эзен калдырырга тели һәм гомере буе шуңа омтыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев