Яшел Үзән

МУЛЛА НӘБИУЛЛА

Хөрмәтле газета укучыларыбыз, сезнең игътибарга якташыбыз Рәмзи Вәлиевнең бабасы турындагы язмасын тәкъдим итәбез.


Бабаебыз Яшел үзән районының Карашәм авылында 1878 елда крестьян Вәлиулла гаиләсендә икенче бала булып туа. Беренчесе бабабыз Миңнулла, ә икенчесе Нәбиулла.

Миңнулла бизнес белән кызыксына һәм бик еш Оренбург, Төмән якларында була, сәяхәттән соң хәлле крестьянга әйләнә. Ә Набиулла яшьтән ислам дине белән кызыксына һәм Уфада укып указной мулла була. Ул вакытта авылның шактый зур чагы.

1900 елда Карашәмдә 147 хуҗалык исәпләнә. Шул хуҗалыклардан Вәлиул ла Биктимер улы да күрсә телгән. Фамилиябез шушы бабаебыздан башланган.
Мин аны бала чагымнан ук яхшы беләм. Йорты безнекенә каршы гы на иде. Бертуганнар шулай бергә яшә гәннәр. Алар авылның үсеп бара торган чагына туры килгән. Туганнарыбыз аскы урамда булганнар, ә Нәбиулла һәм Миңнуллалар өске урамга нигез салганнар. Ике туган дус яшәгән. Миңнулла бабай яшь чагыннан ук авылдан чыгып китеп Оренбург, Төмән якларын гизеп кайткан. Анда алтын юнәтеп, ат, тарантас алган, яңа йорт та өлгерткән. Нәбиулла, киресенчә, чын авыл кешесе – гомере буе шунда, авыл язмышы аның язмышы.

Ул урта гәүдәле матур ир кеше иде. Матур сакал-мыеклары аны тагын да матурлыйлар кебек. Үзен тыныч тота, кычкырмый, әрләшкән очракларын хәтерләмибез. Сезгә тәкъдим ителгән фотокарточка миндә сакланып калган. Әйтергә кирәк, бу аның бердәнбер сурәте. Аны мин студент чагында бабайга әйтмичә генә төшереп алган идем. Аңа карасаң, нәрсә уйлаганын белеп булмый. Ул фикер иясе. Таягына ике кулы белән таянып көч җыя. Бөтен эчке дөньясы үзе бер сихри дөнья. Тышкы кыяфәте дә шуңа туры килә. Җыеп кына әйткәндә – моңлы бабай инде. Картлык та шатлык түгел. Бөтен ышаныч бер Аллаһта...

Ул 1917 елдан соңгы чорда безнең авылда мулла вазифаларын үтәде. Догалар укыганда беркайчан да кәгазьдән яисә коръәннән укыганын күрмәдек. Ул бөтен догаларны яттан белә һәм бик матур итеп укый иде. Без малайлар булып йөргәндә аның манарага менеп азан әйткәнен үләнгә ятып, мәчет кырыенда тыңладык. Халык күп килгән иде. Шуннан соң тагын азан әйтү булмады ахрысы... Билгеле булганча 50нче еллар азагында мәктәпләрне ябу, муллаларны кысу дәвам итә. Ул чорда аның ничек яшәвен үзе генә белгәндер инде. Эзәрлекләүләрне бик оста, яшертен рәвештә алып баралар иде бит. Сөйли башласаң «бүлничкә» илтеп ябалар.

Нәбиулла мулла бабай бик пөхтә, тыйнак кеше иде. Ул гомер буе(ике мәртәбә янганнан соң) салам түбәле йортта яшәде. Тормыш иптәше Әсма апа (без тәти апа дия идек). Аларның ике кызы Зәйнәп һәм Мәрьям кияүгә чыгып үз тормышлары белән яшәде. Набиулла мулла һәм Әсма апа бөтен халык белән бергә колхозга кереп, озак еллар хезмәт иттеләр. Актив рәвештә колхоз эшләрендә катнаштылар, хайван асрадылар. Икәү кечкенә арба белән үлән төяп кайтып ишек алдында киптерәләр иде. Бер 15 сутый чамасы бакчалары бар иде. Анда бер ике төп чия, түтәлләр һәм бәрәңге утыртылган. Муллалык аның өчен өстәмә эш булгандыр инде...

Үсә төшкәч, бәрәңге утыртканда, без – малайлар, әниләр, апалар булыша идек. Әтиебез сугыш инвалиды буларак шимбә, якшәмбе көннәрне ат белән кайткач, бабай бакчасына ат белән керәбез, ә ул атны сукага җигә һәм үзе суканы тота. Буразналарны тигез, матур итеп сала. Булышу йөзеннән бабайдан суканы алып берәр буразна салгач, ул тыныч кына янә үз кулына алып дәвам итә. Чыннан да, аның буразналары матуррак чыга иде. Соңгы көннәренә кадәр ул шушы бакчасын, йортын карап торды. Соңрак ике кызы Мәрьям һәм Зәйнәп апалар әтиләре янында тордылар. Зәйнәп апаның ике малае бар иде. Ул беркадәр, пенсиягә кадәр, Яшел үзәндә эшләп алды, балалары заводларда эшләде. Бик яхшы, матур егетләр иделәр. Олы баласы КАИ бетереп заводта беркадәр эшләгәч, рак авыруы белән мәрхүм булды. Ә Әхәт дигәне югалды. КАИда укый торган егет иде. Аның белән ни булгандыр, белмибез... Бабай һәм Зәйнәп апа өчен бу бик зур кайгы булды. Менә шушы вакыт Зәйнәп апа авылга кайтып тора башлады. Кызы Марьям апаның ире Сәхәп абый дә мәрхүм булды, балалары үсеп таралдылар. Ул да әтисе янында көн саен, диярлек, булып тора. Бабайның картлык көнендә кызлары яхшы карадылар, матур тордылар. Инде алар да мәрхүмәләр, урыннары җәннәттә булсын!

Бабай авылда һәм тирә-як авылларда да мулла вазыйфаларын үтәде. Ул күп вакыт сүзсез, бары тик сирәк-мирәк теге яки бу мәсьәлә турында фикерен әйтә. Ни булса да, Аллаһка таянып эш итәргә өнди.

Аны барыбыз да ярата идек. Кемдер вафат булса, ул догалар укып тынычландыра. Зиратта да догаларын тулы итеп укый, тиз генә ташлап китми.
Ул беркадәр безнең заманга үзенчә кызыгып та яшәде. Яңалыклар белән кызыксына, сорашып тора иде. Ул вакытта телевизор юк. Газет-журналлар кириллица белән языла, ә ул гарәп шрифты белән генә укый-яза... Аның өчен 1927 елда Сталин тарафыннан татар алфавитын бетерү, яңалифкә, ә соңрак кириллицага күчүләрне ул кабул итмәде. Сталин мөселманнарны укый-яза белмәгән, алфавитсыз халык лар рәтенә куйды...

Бабай Беренче бөтендөнья һәм икен че – әтиләр сугышында катнашмаган, чөнки ул начар ишетә иде, ә соңрак бөтенләй саңгырауланды, әмма башы бик яхшы эшли, догаларны матур укый иде. Ул догалар укый башлагач, башка дөньяга кереп киткән кебек буласың, тынычланасың, яңа өметләр туа.

Укып бетергәч безнең белән сөйләшә, сораша, кызыксына һәм бик сирәк кенә кайсыбер тарихи эпизодларны искә төшерә... Билгеле булганча, 1860 елда «крепостное право» бетерелгәннән соң, илдә бераз йомшаклык сизгән халык патша хөкүмәте белән көрәш башлый. Безнең Казан губернасының Мулла иле авылында Баһаветдин Вәисов шундыйларның берсе. Бу хәрәкәт бай һәм шактый тулы килеш өйрәнелде.
Рәмзи Вәлиев.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: