Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Мулла Иленең тынгы белмәс мәдәният йорты мөдире Рәзинә Сәйфетдинова китапханә хезмәткәре белән берлектә Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре көне оештырган

Гомерен яраткан эшенә, терлекчелеккә багышлаган, күп еллар буе сыер савучы булып эшләп лаеклы ялга чыккан апаларны балалар белән очрашу кичәсенә чакырганнар.

- Гыйззәтуллина Алсу апа – 45 ел, Сәлахиева Вафира апа - 42 ел, Насыйбуллина Сәлимә апа - 40 ел, Вахитова Гөлфания апа - 40 ел сыер сауган. Сабитова Алсу апаның хезмәт кенәгәсендә 50 ел стажы бар. Шуның 40 елын сыер сауса, 10 елын төрле эшләрдә эшләп лаеклы ялга чыккан. Бу апалар барысы да 15 яшеннән, мәктәп бусагасын атлап чыгу белән фермага сыер саварга кергәннәр, - дип сөйли Рәзинә Сәйфетдинова. - Авыл җирендә, сыер савучы һөнәре авыр, катлаулы, зур игътибар һәм көч сорый торган профессия! Бу хезмәттә хайваннар белән аралаша белергә дә, тырыш, сабыр, таләпчән булырга да кирәк. Очрашу кичәсенә килгән бу апалар балаларга үзләренең хезмәт юлларын, эшнең бик авыр булуын, барлык эшләрне дә кул көче белән эшләүләрен сөйләп үттеләр. Балалар зур кызыксыну белән тып-тыныч утырып, бирелеп тыңладылар.

Кичә барышында Зилә Бикмөһәммәтова белән Рәзинә Сәйфетдинова башкаруында матур җырлар яңгыраган. Кичә шулай бер сулышта узган.

- Ә бу апаларның сөйләвен тыңлаган саен тыңлыйсы гына килеп тора. Алар барысы да зур хөрмәткә лаек. Без шушы сыер сауган ветеран апаларны һәм барлык сыер савучыларны бәйрәм белән котлыйбыз. Аларга саулык-сәламәтлек, озын гомер, бәхет-шатлык, телибез. Йөзләре бары тик бәхет чаткыларыннан гына елмаеп-көлеп торсын иде, - диләр авыл хезмәтчәннәрен хөрмәтләп, матур бәйрәм оештырып, аларның күңелләрен күргән Мулла Иле мәдәният йорты хезмәткәрләре..

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X