Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Мулла Илендә Тукай эзләре буйлап

Мулла иле авылында, Яшел Үзән районы Габдулла Тукай исемендәге милли-мәдәни үзәге җитәкчесе Клара Филиппова инициативасы белән, «Тукай эзләре буйлап» проекты кысаларында, Габдулла Тукай исемендәге премия лауреатлары Фоат Галимуллин, Зиннур Мансуров, Нәбирә Гыйматдинова белән җылы очрашу булды.

Очрашуда шулай ук, Яшел Үзән районы имам-мөхтәсибе Габделхәмит хәзрәт Зиннәтуллин, шәһәребезнең 16нчы мәк тәбе директоры Рөстәм Сәйфетдинов, районыбызның Норлат, Акъегет, Күгеш, Танай авыллары мәктәпләреннән милли тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары катнашты.

Кунаклар мәктәп музеен карады, аннан очрашу мәдәният йортында дәвам итте. Алып баручы: «Авылыбыз милләтебезгә, халкыбызга җиң сызганып хезмәт итүче кадрлар бирә торган изге урын. Авылым гөрләп яшәсә, милләт, халык яшәр, үсәр һәм көчәер», – дип, күренекле кешеләре белән таныштырудан башлап җибәрде.

Киләчәк – үткән нәрдән башка була алмый. Чыннан да, кеше үткәннәре белән элемтәне югал тырга тиеш түгел. Һәркемгә үзенең туган авылының тарихын, гореф-гадәтләрен, нәселен белү мөһим. Шушы мөһим чара XI-XII гасырда нигез салынган тирән тарихлы авылның бетүенә ирек бирмәүче Мулла Иленнән башлануы бик тә урынлы.


Авыл җирлеге башлыгы Илдар Сәлахиев: «Авылыбызда Тукай булып киткән, аның эзләре әле дә сакла-
на»
, – дип, җылы сүзләр белән чыгышын башлады.

Бәйрәм кичәбез, килгән кунакларга сүз биреп, концерт номерлары белән үрелеп барды. Мәктәп укучылары, язу чылар шигырьләреннән торган әдәби музыкаль монтаж күрсәтте.
Рөстәм Сәйфетдинов Мулла Иле авылы тарихын, слайдтан матур кадрлар күрсәтеп сөйләде. Ул авылыбыз тарихын белүе белән күпләрдә соклану уятты, дөресен генә әйткәндә, без аның белән горурланып утырдык.


Габдулла Тукай исемендәге XII халыкара шигырь сөйләүчеләр бәйгесендә авылыбызның күренекле шәхесе, шагыйрь Равил абый Сәйфетдиновның «Гомерем буе мин әтине эзлим» шигырен сөйләп, Газиз Сәйфетдинов I урынны алган иде. Биредә башкаруы урынлы булды.

Үз чыгышында Фоат абый Галимуллин: «Үземнең шигырьгә булган тәҗрибәмнән чыгып әйтәм, урыннар гадел юл белән билгеләнгән. Чыннан да, Газиз шигырьне 1нче урын алырлык, күңелләргә үтеп керерлек итеп, сөйләде», – диде.
Буыннан-буынга асыл хәзинә итеп тапшырыла торган, заман җилләре дә ала алмаган, кешелек тарихы өчен бик кадерле булган кыйммәтләр бар. Ул әдәби хәзинә һәм шушы байлыкны туган халкына бүләк иткән язучыларыбыз сәхнәгә чакырылып, Габдулла Тукай белән бәйле истәлекләргә тукталып, матур шигырьләрен укыды.

Мәдәният йортында кичә тәмамлангач, кунаклар борынгы мәчетебезгә юл тотты. Менә нәкъ тә шушы мәчетебездә 1910 елның җәендә Габдулла Тукай үзе булган.

Габдулла Тукай белән якыннан аралашу бәхетенә ирешкән зыялылар арасында Мулла Иле кешесе Гыйззәтулла Галиәкбәров та бар. Ул авылыбызның беренче укытучысы, мулласы Вәлихәйдәр хәзрәт Котлыәхмәтовтан төпле белем алган. Бу хәзрәтнең биографиясе мәшһүр галимебез Шиһабетдин Мәрҗани белән бәйле. Яшь чагында ул Казанда Мәрҗани мәдрәсәсендә укыган, аның иң яраткан шәкерте булган. Укып бетергәч, 1874 елда Мәрҗани аны имам итеп Мулла Иле мәчетенә җибәргән. 1910 елның җәендә, Гыйззәтулла Тукайны Мулла Иленә кунакка, дөресрәге, педагогик эшчәнлеген күрсәтергә алып кайта. Бу хәл турында авылыбызның зыялы аксакалы Сәлахетдин абый Моратов сөйләп калдырган.
Сәлахетдин абый Моратов, кечкенә чагында Галиәкбәров мәктәбендә укыган. Аларның йортлары мәктәп каршында гына булганлыктан, дәресләрдән соң да бик еш монда кереп йөргән ул. Бик тә тере, шук һәм зирәк бу шәкертен мөгаллиме һәрвакыт җылы каршылаган. Беркөнне, кичкә каршы, урамда уйнаганда, Сәлахетдин тарантаслы ат килгәнен күрә. Кучер атны мәктәп капкасы алдында туктата. Тарантаста Гыйззәтулла абыйсы янында шәһәрчә киенгән бер ят кеше була. Менә алар, сөйләшә-сөйләшә, йортка кереп китә.

Берәр сәгатьтән соң алар янына, әрсезләнеп, Сәлахетдин барып керә. Кунак абый аның белән кул биреп күрешә: «Мин Габдулла Тукаев булам, ә үзең кем буласың?» ди. Бер дә каушый торганнардан булмаса да, бу юлы шәкерт югалып кала. Аннары, үзен кулга алып: «Сез Тукай абыйның үземе?» – дип сорап куя. Бераздан Сәлахетдин: «Тукай абый, без сезнең китапны бик яратып укыйбыз!» – дип, өстәл өстендә яткан «Габдулла Тукаев "Уку китабы» дигән дәреслекне шагыйрьгә китереп бирә.
Тукай, бик дулкынланып, үзе төзегән дәреслекне кулына ала: «Рәхмәт, матур егет, дип, Сәлахетдиннең башыннан сыйпый, – син бик бәхетле, сине чын кеше укыта... Яле, бер шигырь сөйләп күрсәт әле, энекәш», ди.

Сәлахетдин Тукай абыйсына «Ата илә бала» («Кара такта янында») дигән шигырен сөйләп күрсәтә. Икенче көнне иртә белән Сәлахетдин мәктәпкә тагын керә, ләкин инде Тукай белән Гыйззәтулла Казанга китеп барган була. Тукай төн кунган бүлмәдә тып-тын уйланып торганда, шәкертнең күзе карандаш белән язылган шигырьгә төшә.
Мужик үрә чабата,
Үрә-үрә таң ата.


Гасырдан артык вакыт узган, ләкин истәлекләр күңелләрдә һаман саклана. Димәк, безнең авылда Тукай эзләре калган. Шуңадырмы, авылыбыз талантлы шагыйрьләргә бик бай. Алар арасында тирә-юньгә танылган күренекле шагыйрь-язучылар да һәм яңарак кына каләм тибрәтүчеләр дә бар. Гомәр Саттаров, Равил Сәйфетдинов, Фирдәүсә Кәримова, Шамил Садыйков, Роза Хәмидуллина, Кадрия Әдиятуллина, Фәридә Файзрахманова-Нуруллина, Рәмилә Майорова һ.б. Республика, район газета-журналлары, китаплары аша без аларның иҗатлары белән даими танышып торабыз, әсәрләре, шигырьләре аша үзебезгә рухи көч алабыз. Без авылыбызның данын еракларга таныткан гүзәл якташларыбыз белән хаклы горурланабыз.


Кеше гомерендә беркайчан да онытылмаслык вакыйгалар күп була. Шушы кичә «Тукай эзләре буйлап» проекты кысаларында олы йөрәкле, гаҗәеп тә талантлы шагыйрь- язучылар белән очраштырды. Әлеге бәйрәмнән без җитәрлек илһам алдык һәм аны иҗади эшләребездә файдаланырбыз. Шагыйрь-язучылар белән шундый ихлас очрашуга бик тә сусаган булганбыз икән. Шуңа да кичәне оештыруда кулы кергән һәркемгә рәхмәтләребезне җиткерәбез.
 

Рәзинә Сәйфетдинова,

Мулла Иле мәдәният йорты мөдире

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев