Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Мулла Иле “Үзебезнекеләрне ташламыйбыз!” акциясенә кушылды

Халкыбызның милли горурлыгы бар.

Хөрмәт бар! Тарихи хәтер бар. Буыннан — буынга без бер-беребезгә гади, әмма изге хакыйкатьне җиткерәбез - без үзебезнекеләрне ташламыйбыз!

- “Үзебезнекеләрне ташламыйбыз!” акциясе киң колач алды. Илебезнең төрле почмакларында махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм йөзеннән төрле чаралар, шул исәптән патриотик концертлар оештырыла. Без дә бүген Мулла Иле мәдәният йорты каршында балалар белән асфальтка рәсемнәр ясадык. Ул балаларда патриотик аң формалаштыру һәм үз Ватаны өчен горурлык тәрбияләү максатыннан үткәрелде. Һәр катнашучы тырышып асфальтта акбур белән рәсемнәр сызды. Балалар өйләренә таралышкач та без әле озак вакыт асфальтта балаларның якты рәсемнәренә сокланып карап тордык . Киләчәк буында патриотик хисләр тәрбияләү – һәрберебезнең бурычы,- дип яза Мулла Иле мәдәният йорты мөдире Рәзинә Сәйфетдинова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев