Мулла Иле мәктәбенең 5 нче сыйныф укучылары “Тамчы – шоу” интеллектуаль-күңел ачу уенында катнашып кайттылар
Алар күрше Олы Ачасыр мәктәбенең 5 сыйныф укучылары белән көч сынашты.
Ике команда да бик көчле команда булып чыкты. Шулай да 14 кә 15 очко белән Мулла Иле мәктәбе укучылары җиңү яулады. Аларга алга таба да уңышлар телибез,- дип яза Мулла Иле мәдәният йорты мөдире Рәзинә Сәйфетдинова.
Тапшыруны шушы көннәрдә Шаян ТВ телеканалында карарга мөмкин булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев