Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Мулла Иле мәдәният йортында Халыкара өлкәннәр көнен билгеләп үттеләр

Ел саен 1 октябрьдә бөтен илебез Халыкара өлкәннәр көнен билгеләп үтә. Өлкәннәр көне – олы буын кешеләренә тирән хөрмәт белдерү һәм намуслы хезмәтләре өчен җылы рәхмәт сүзләре әйтү өчен мөмкинлек бирә торган бәйрәм.

Без мәдәният йортыбызда китапханә белән берлектә өлкәннәр көне уңаеннан зур бәйрәм оештырдык. Авыл советында, колхоз бухгалтериясендә, почтада, акушерлык пунктында, мәдәният йортында һәм китапханәдә эшләгән – авылыбызның хөрмәткә лаеклы кешеләрен, хезмәт ветераннарын, тормыш юлларын авыл тормышы белән бәйләп, лаеклы ялга чыккан авылдашларны чакырып хөрмәтләдек. Алар барысы да үзләренең хезмәт юлларын сагынып сөйләде, кызыклы мизгелләргә тукталды.

Авыл җирлеге башлыгы Илдар Сәлахиев бәйрәмгә килгән кунакларны кайнар сәламләде һәм иң җылы теләкләрен җиткерде. Ул бу көннең мөһимлеген ассызыклады, өлкәннәрне бәйрәм белән котлады, аларга нык сәламәтлек, бәхетле картлык һәм озын гомер теләде.

Бәйрәм барышында «Сүнмәс дәрт» фольклор ансамбле һәм моңлы җырчылар башкаруында матур җырлар ишеттек, Гөлсинә Сәлахиеваның, йөрәк кылларын тибрәндерерлек итеп, шигырьләр укуын гаҗәпләнеп тыңладык. Чәй табыны артында шигырьләр, җырлар, биюләр белән үрелеп барган бәйрәм чарасыннан беркемнең дә кайтып китәсе килмәде. Хезмәттәшләр озак күрешми торганлыктан үзара сөйләшеп туя алмады. 

Бәйрәм бик җанлы һәм куңелле узды. Барлык өлкәннәр дә бәйрәмнән кәнагәть калды.

Мулла Иле мәдәният йорты мөдире Рәзинә Сәйфетдинова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев