Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Мулла Иле мәдәният йортында Ватан геройлары көненә багышланган батырлыкк дәресе үткәргәннәр

Һәр төбәк изге яуда батырлык, чиксез каһарманлык үрнәге күрсәткән геройлары белән горурлана.

Аларны баш иеп хөрмәтләү, зурлап искә алу максатында махсус даталар яки көннәр билгеләнә. 9 декабрь илебездә Ватан Геройлары көне дип очраклы гына сайланмаган. Екатерина II нәкъ шул көндә 1769 елда Изге Георгий Победоносец орденын раслый һәм аның белән Ватанны саклаганда кыюлык һәм батырлык үрнәкләре күрсәткән сугышчылар бүләкләнә.

Батырлар көнен бәйрәм итү традициясен кире кайтару – ул бабаларыбызның батырлыгын искә алу гына түгел, ә Советлар Союзы Геройларын, Россия Геройларын, Изге Георгий һәм Дан орденнары кавалерларын хөрмәтләү дә. 

Ватан батырлары – районыбызның горурлыгы. Бу истәлекле көндә халыкның үз каһарманнарын хөрмәтләве бөек хезмәт казанышлары, героик еллар турындагы истәлекләрне яшь буын күңелендә яңартуга хезмәт итә.
 

- Мулла иле мәдәният йортында Ватан геройлары көненә багышланган түгәрәк өстәл артында батырылк дәресе үтте. Чарада катнашучылар бу көннең барлыкка килү тарихы белән таныштылар, Ватан Геройларына бирелә торган бүләкләр һәм орденнар турында белделәр.
Әңгәмәнең максаты: яшьләрдә гражданлык хисе, Ватанга мәхәббәт уяту, аны якларга һәм сакларга әзерлек, батырларыбыз белән горурлану хисләре тәрбияләү иде. 2022 елның 21 сентябрендә Россия Президенты Владимир Путин Донбасста махсус хәрби операция уздыру турында карар кабул итте. Илебезнең төрле төбәкләреннән махсус операциягә солдатлар озатылды. Аларның һәрберсе чын батыр! Солдатларыбызга ныклы сәләмәтлек, сабырлык, көч - куәт теләп калабыз. Исән - имин гаиләләренә әйләнеп кайтуларын көтәбез, - дип яза Мулла Иле мәдәният йорты җитәкчесе Рәзинә Сәйфетдинова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев