Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Мулла Иле мәдәният йортында, китапханә белән берлектә «Яраткан һәм кадерле хатын-кызларыбыз» дип исемләнгән бәйрәм концерты булып узды

***

- Концерт иң матур, иң яраткан хатын-кызларга соклану һәм ярату белән тулы иде. Залның тулы булуы да бәйрәмдә катнашучыларны сөендермичә кала алмады. Иң беренчеләрдән булып, котлау сүзләре белән гүзәл затларны авыл башлыгы Илдар Сәләхиев тәбрикләде, матур җырларын бүләк итте. 

Бәйрәм концерты бер сулышта узды да китте, әле концерт беткәч тә зал гөрләтеп кул чапты, озак кына артистларыбызны сәхнәдән җибәрми торды. Чарада катнашучылар үзләренең талантлары, якты образлары белән балкып тордылар. Көлкеле, җырлы биюле бу бәйрәм кичәсе барлык хатын-кызларыбызга бүләк булды. Шушы чарада катнашкан һәрбер җырчыга, биючегә, нәфис сүз осталарына һәм инде зал тутырып килгән тамашачыларыбызга чиксез рәхмәтлебез, - Мулла Иле мәдәният йорты мөдире Рәзинә Сәйфетдинова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев