Мулла Иле мәдәният йортында «Без шатлык бүләк итәбез» дигән бәйрәм кичәсе узды
1 нче декабрьдән, Татарстан Республикасында физик мөмкинлекләре чикләнгәннәр ункөнлеге башланып китте.
- Шул уңайдан без, Мулла Иле мәдәният йортында китапханә белән берлектә, физик мөмкинлекләре чикле кешеләрне чакырып "Без шатлык бүләк итәбез" дигән бәйрәм кичәсе үткәрдек.
Аларга чәй өстәле әзерләдек, матур, кызыклы уеннар уйнаттык. Бергәләп җырладык, биедек, шигырьләр сөйләдек. Алар һәрвакыт күтәренке рухта, булганына шөкер итеп, тормыштан ямь табып яшиләр. Бу бәйрәмне алар ел да зур түземсезлек белән көтеп алалар. Бер-берсе белән очрашалар, рәхәтләнеп гапләшәләр, көлешәләр. Алар берсе дә ялгыз түгел. Аларны кайгыртып торучы, яратучы олы йөрәкле якыннары бар, – дип яза Мулла Иле мәдәният йорты җитәкчесе Рәзинә Сәйфетдинова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев