Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Мулла Иле мәдәният йорты кунаклар кабул итте

Олы Ачасыр авылы мәдәният йорты каршында эшләп килүче бик тә талантлы «Зөбәрҗәт» фольклор ансамбленең иҗатын интернет челтәрләреннән күреп-күзәтеп барсак та, алар белән якыннан таныш түгел идек әле.

Шушы көннәрдә үзләре белән очрашып, аларның матур, искиткеч җырларын тыңлап, биюләрен карау бәхетенә ирештек.

Бу очрашу кичәсе Татарстанда милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы уңаеннан тәжрибә уртаклашу, халкыбызның элеккеге гореф-гадәтләрен саклау максатыннан оештырылды.
Алар авылыбызның яңа иман йортында, аннан 150 еллык тарихы булган иске мәчетебездә булды. Авылыбыз мөслимәсе Алсу апа Канакова Мәүлид ае уңаеннан йөрәккә үтемле вәгазьләрен укып, килгән кунакларга догалар, мөнәҗәтләр әйттерде. Очрашу чәй табыны артында төгәлләнде.

Килгән-килгән, яңартылган мәдәният йортын да күреп чыгыйк әле дип, безнең янга да керделәр. Кунакларны җылы каршы алып, мәдәният йортыбыздагы музей почмагы белән таныштырдык, татар халкының милли ризыклары белән сыйладык.

«Зөбәрҗәт»фольк­лор ансамблен оештыручы, тынгысыз җан Тәскирә апа Шәйхуллина: «Ансамбльгә сулыш өреп яшибез. Барган бер җирдә алып кайткан уңышларыбыз коллективыбызга көч-куәт өсти, тагын да илһамланып иҗат итәргә канат куя. Шулай күңел биреп, кулга-кул тотынып, аңлашып эшләгәндә генә зур нәтиҗәләргә ирешеп була», – дип, горурланып сөйли коллективы турында.

Үзләре дә ялындырып тормады, сәхнәгә менеп татар халык җырларын башкарып, рәхәтләнеп биеп тә алды. Күзләреннән нур бөркелеп торучы әлеге апаларның һәрберсе зур осталык белән профессио­наль дәрәҗәдә җырлый. Әлфинур апа Шиһапованың йөрәкләргә үтеп керердәй, каз тәннәре чыгарып, искиткеч моңлы итеп мөнәҗәт укыганын тыңлап соклансак, мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Гөлнур Абзалинаның гармунда бирелеп уйнавына таң калдык. Уйнамыйча, ул безнең Мулла Иле авылы кызы бит. Мондый талантны аңа Мулла Иленең бай, чиста сулы күлләре, куе урманнары, җиләкле болыннары, иксез-чиксез матур кырлары биргән.

«Һәрбер авылның үзенә генә хас булган күренеше, йолалары, гореф-гадәтләре бар. Сездән – без, бездән – сез алып өйрә­нербез. Шуңа күрә «Зө­бәрҗәт»леләрне һәм авылыбыз мөслимәләрен үземнең туган авылыма алып килдем, – диде Гөлнур апа.

Кунак ашы кара-каршы дигәндәй, без дә матур җырларыбызны бүләк иттек. Шунысын әйтергә кирәк, безнең Мулла Иле – бик тирән тарихлы авыл, чөнки татар милләтенә хезмәт итүче иң затлы шәхесләрне тудырган, аларны халыкка бүләк иткән авыл ул. Күр­ше респуб­ликаларда, башка районнарда, ерак җирләрдә яшәүче милләттәшләребезнең Мулла Иле авылына килүе дә юкка түгелдер. Шулай аралашып, дус булып яшик!

Рәзинә Сәйфетдинова.
Мулла Иле мәдәният йорты җитәкчесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев