Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Мулла Иле мәчетенә – 150!

Мулла Иле авылында беренче гильдия сәүдәгәр, Казан вә Рәсәйнең мактаулы гражданины, чыгышы белән Олы Шырдан авылында туган Мөхәммәтҗан Нәзир углы Казаковның (Габбасов) матди ярдәме белән төзелгән тарихи мәчетнең 150 еллыгы уңаеннан бик зур чара булып узды.

Әлеге тантанада райо­ныбызның дин әһелләре һәм махсус чакырылган кунаклар катнашты.

Бәйрәм мәчеттә Коръән укучылар бәйгесе белән башланды. 15 бала дини белемнәрен күрсәтте. Аларга йомшак юрган, дипломнар тапшырылды. Айгөл Шакирова бик матур итеп мөнәҗәт укыды.
Бәйге тәмамлангач, бәйрәм мәчет ишегалдында дәвам итте. Истәлекле чарабызны Театр училищесы остазы, актер Раил Мөхетдинов алып барды. Коръән аятьләрен Яшел Үзән мәдрәсәсе остазы Рамил хәзрәт җиткерде. Борынгы мәчетебез имам-хатыйбы Риаз хәзрәт Гыйбадуллин мәчет тарихын сөйләде. Яшел Үзән муниципаль районы имам-мөхтәсибе Габделхәмит хәзрәт Зиннәтуллин, авыл җирлеге башлыгы Илдар Сәлахиев авылдашларга, кайткан кунакларга бәйрәм белән котлауларын җиткерде. Район башлыгы Михаил Афанасьев исеменнән бу истәлекле дата белән мәдәният идарәсе җитәкчесе Марат Минһаҗев котлап, мәчеткә шамаил бүләк итте.

 Мондый тарихи мәчетләр Татарстанда күп түгел. Менә шундый бай тарихлы иман йортының сак­лануы белән Мулла Иле горурлана ала. Иң мөһиме гыйбадәтханәләребез буш түгел, карап, яңартып торалар. Һәм менә шушы бәйрәмдә балаларның да, өлкән буынның да катнашуы икеләтә сөенечле. Дини тормышыбыз алга барганга, шөкер итәбез, шатланабыз, – дип фикерләрен җиткерде Габделхәмит хәзрәт Зиннәтуллин.

Мәчет янында иртәдән үк пылау пеште, килгән кунаклар кайнар чәй, тәмле коймак белән сыйланды. Һәркемгә истәлек итеп «Мулла Иле мәчетенә – 150 ел» дип язылган фотолар һәм буклетлар таратылды.
Бәйрәмнең тантаналы өлеше тәмамлангач, өйлә намазын укыдылар. Ә мин язмамны Олы Шырдан авылында яшәп иҗат итүче Ирек Сафинның мәчетнең 150 еллыгы уңаеннан язылган шигыре белән тәмамлыйсым килә.

Мәчет

Йөз илле ел. Күпме гомер узган.
Төрле чорлар булган, дәверләр,
Үткәннәрнең тере шаһиты син,
Казылса да сиңа каберләр...
Мин яныңда басып торам бүген.
Ерак бабам белән сөйләшәм,
Сагынычлы кайнар сәлам белән,
Бер оныгың булып эндәшәм.
Син исәнсең. Шулай була күрсен.
Яраталар. Күрәм, карыйлар,
Чыбык очы булган мине дә бит
Чакырдылар. Димәк, таныйлар.
Тукайларны күрдең, Каюмнарны,
Вәисовлар – даһи кешеләр!
Мулла Илен таныттырды инде
Равил Сайфетдинов ишеләр!
Бер горурлык хисе кичерәмен,
Кабат баскач газиз туфракка,
Алып кайта уйлар өермәсе
Синең эзләр калган ул чакка.
Тукылдаган балта тавышлары
Колагымда гүя чыңлыйдыр,
Милләтемнең бар моңнары монда
Зур оркестр булып уйныйдыр.
Казаковлар данлы династия –
Зур Рәсәйдә эзләр калдырган,
Мөхәммәтҗан Назир углы исә,
Мәчет арты мәчет салдырган!
Казан, Олы Шырдан, Хаҗи Тархан –
Буыннарга аннан истәлек.
Бабам исән, мәчет булып яши,
Горурланам, исең китмәле!
Авыл, авыл. Син муллалар иле,
Нәкъ Такташча әле бүген дә,
Ике аең ислам нуры сибә,
Мулла Иле, синең күгеңдә!

Рәзинә Сәйфетдинова.
Мулла Иле мәдәният йорты мөдире

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев