Мулла Иле яшәде, яши һәм яшәячәк!
Җәй – ямьле табигать кочагында очрашулар, бәйрәмнәр, авыл көннәрен уздыру, гомумән, истәлекле вакыйгалар чоры. Хәзер авыллар юбилейларын, авыл көннәрен зурлап билгеләп үтү матур гадәткә әверелде.
16 август көнне тарих битләрендә урын алырлык – Мулла Иленең 785 еллыгына багышланган зур Авыл бәйрәме булып узды. Көне дә бик матур булып, авылдашлар, якташлар, туганнар олысы да, кечесе дә тау башына «Каенлык» мәйданына агылды.

Мәйданга керә торган юл төрле төстәге чәчәкләр белән бизәлгән. Аның бер ягында авылыбыздан чыккан атаклы шәхесләребезнең портретлары ясалып куелган, авыл хуҗалыгы техникалары урын алган, Ахмеров Корбангали абыйның кул эшләреннән торган күргәзмәсе тезелеп киткән. Икенче якта сый-нигъмәтләрдән өстәлләр сыгылып торды. Үзләренең хуш исле, тәмле, файдалы үлән чәйләре, тәмле бал һәм кайнар коймаклары белән Абдуллиннар гаиләсе мәйданга керүче һәр халыкны сыйлап торды. Аннан арырак киткәч мәктәп коллективы оештырган, үткәненә һәм бүгенгесенә багышланган олы ядкарь булып сакланган тормыш-көнкүреш әйберләре дә күпләрнең игътибарын җәлеп итте. Авылыбыз яшьләре бәйрәмгә җыелган барлык кешеләрне дә тәмле пылау белән сыйлады. Мәйдан әйләнәсендә балалар өчен күңел ачу мәйданчыгы – өреп ясалган таулар һәм батутлар, сәүдә үзәкләре, күп төрле тәм-томнар оештырылган иде.

Бүгенге көндә 800гә якын кеше яшәүче әлеге авыл халкының шатлыгын уртаклашырга, Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре советы Ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин, Яшел Үзән муниципаль районы башлыгы Михаил Афанасьев, Тарих институты директоры Радик Салихов, директор урынбасары Марат Гыйбатдинов килде.
Авыл көненә багышланган чара тантаналы өлештән мәдәният йорты каршында эшләп килүче «Сүнмәс дәрт» фольклор ансамбленең «Печән чабу» күренеше белән башланып китте.

Мулла Иле мәчете имамы Эмиль хәзрәт Җиһаншин азан әйтеп, Коръәни-Кәримнән сүрә укып, бәйрәмнең мөбарәк булуын, ил-көннәребезгә иминлек, тынычлык теләп дога кылды.

Алып баручылар сәхнәне килгән кунакларга тапшырды. Районыбыз башлыгы Михаил Афанасьев тантананы:
«Мәгърифәтче, тарихчы, тел белгече, әдип Каюм Насыйри Мулла Иле турында болай дип язып калдыра: «Бу Мулла Иленең асылы күптәндер. Монда бер Муллагол дигән кеше Болгардан килеп утырган. Алар берничә кеше булган. Араларында Шәехби атлы адәм, үзенең Теләш исемле галим улы белән килгән. Ул Мулла Илендә дәрес өйрәткән, мәдрәсә төзегән...» дип тарих белән башлап җибәрде сүзен. Килгән халыкка үзенең тәбрикләү сүзләрен җиткерде.Тарихын, үткәнен белмәгән халыкның киләчәге юк, ә Мулла Иле авылының иртәгәсе көне якты, өметле. Мулла Иле – талантлы җитәкчеләр, укытучылар, артистлар, күпме сәләтле шәхес үстергән җир. Бу төбәк халкының милли гореф-гадәтләрне кадерләп саклап, яшь буынны тәрбияләүдә нәтиҗәле куллануы бүгенге бәйрәмдә дә күренеп тора, – диде ул. Футболчы егетләрне дә уңышлары белән котлап, спорт өчен кирәкле әйберләрне, киемнәрне сорагыз, кулдан килгәнчә булышырбыз дип, һәр егетнең кулын кысып рәхмәт әйтте.

Авылдашларны, аннан күптәннән чыгып китеп, чит җирләрдә гомер кичерүче якташларны җыю, бергә очрашу, кайда яшәүләренә карамастан, бердәмлек тойгысы булдыру зур мәртәбә. Барлык Мулла Иле халкына зур рәхмәт, сезне күрүемә чиксез шатмын! Мулла Иле яшәсен, үссен, гореф-гадәтләр саклансын, киләчәктә дә менә шундый бәйрәм үткәрүләр насыйп булсын, – диде Әгъзам Гобәйдуллин.
Сүз уңаеннан, Әгъзам Самат улы 1981-1986 елларда авылда «Искра» колхозы рәисе булып эшләгән, һәм аның авылыбыз үсешенә керткән өлешен халык бүгенге көнгә кадәр онытмый, телдән төшерми.
Авыл җирлеге башлыгы Илдар Сәләхиев авылдашларны, кунакларны бәйрәм белән тәбрикләп, күңелле яллар теләде. Бу гүзәл бәйрәм һәркемгә күтәренке кәеф һәм яшәү дәрте өстәсен! Күңелләрегездә якты хисләр калдырсын, киләчәккә өмет һәм ышаныч арттырсын. Авылның яме, төп байлыгы — аның бар яклап та уңган, актив кешеләре, кешеләре яшәгән урамнары. Мулла Иле авылыннан чыгып, дөньяның төрле почмакларында уңышлы эшләп, олы ихтирам казанган, югары дәрәҗәләргә ирешкән кешеләр байтак. Халкыбыз бик тырыш, хезмәт сөючән, игелекле, әйбәт. Аларның ярдәме белән безгә тагын да күбрәк эшләргә туры киләчәк. Соңгы биш елда безнең инфраструктура шундый зур адым ясады! Яңа акушерлык пункты барлыкка килде, мәдәният йортыбызга зур капитал ремонт ясалды, дамба күтәртелеп эшләнде, берничә урамга таш юл җәелде, мәдәният йорты бакчасына яшүсмерләр, яшьләр өчен тренажор мәйданчык төзелде. Авыл яшәде, авыл яши, авыл яшәячәк, – дип горурлык хисләре белән чыгыш ясады.

Институт директоры котлау сүзендә Мулла Иле авылының тирән һәм бай тарихын, биредән чыккан күренекле шәхесләрне искә алды һәм тарихыбызны яшь буынга җиткерү, аларны халкыбызның күркәм гореф-гадәтләре нигезендә тәрбияләү безнең уртак бурычыбыз дип ассызыклады. Авыл китапханәсенә Институтның яңа китапларын тапшырды.
Чара барышында Татарстан Республикасы җирле үзидарә органнары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген арттырудагы казанышлары һәм күпьеллык хезмәтләре өчен Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советыннан һәм район башлыгыннан рәхмәт хатлары тапшырылды.
Бүгенге көндә Мулла Илендә, 31нче буын кешеләре яши. 500гә якын хуҗалыгы булган Мулла Иле авылы халкының дүрттән өч өлеше — Муллагол бабай нәселе кешеләре.Тарихи чыганакларда Мулла Иленә Болгардан килгән кешеләр нигез салган. Алар монгол яулары Болгар шәһәрен тар‑мар иткәннән соң, 1240 елда качып‑күчеп килгәннәр. Мулла Иленең нигезләнүе XIII гасырның урталарына туры килә дигән фараз архив материаллары белән ныгытыла. Әйтергә кирәк, авылның тарихы ныклап өйрәнелеп, аның данлыклы үткәненә багышланган бай материаллар махсус китапта урын алган. Мулла Иленең 785 еллыгының колачлы оештырылуы да шуннан килә.
Мулла Иле авылының тарихы бик бай. Кемнәр алар авылның беренче кешеләре? Нинди һөнәр ияләре булганнар, аларның балалары кайларга китеп төпләнгән? Мулла Иле авылы тарихын өйрәнеп, гаилә шәҗәрәсен төзеп, киләчәк буынга китап итеп калдыручы авылдашыбыз, мөгаллим, шагыйрь, имам, авылыбыз тарихында якты эз калдырган шәхес Равил абый Сәйфетдинов.

Авыл бәйрәме бик матур оештырылган, программасы да бай иде. Бәйрәмне Венера Баһау, Раил Мөхетдинов, Фирнат Насыйбуллин, Рәзинә Сәйфетдинова, Газиз Сәйфетдинов, Әдилә Җиһаншина бик матур, артистларча алып барды. Ул авылның үзешчән сәнгать осталары, кунакка кайткан җырчыларыбыз – Фирдания Зәрифуллина, Ләйлә Гыйматова, Фәния Зиннурова һ.б җырчыларның чыгышлары белән үрелеп барды, халык күңелендә онытылмас тәэссоратлар калдырды.
Авыл бәйрәменең төп кунагы танылган җырчылар Гөлзада һәм Илгиз Хәсәншиннар, искиткеч моңлы, чиста, нәфис тавышлары белән бәйрәмгә ямь өстенә ямь өстәделәр, җыелган халыкка дәртле җырларын бүләк иттеләр.
Авыл бәйрәмендә күпләргә үрнәк булырлык 50 ел дәвамында язмыш сукмагыннан бергә атлаучы Миләүшә һәм Рәйхан Шакировларны, махсус хәрби операциядә хезмәт итүчеләрнең әниләрен, яңа туган сабыйларны, туган ил алдындагы изге бурычын үтәүче егетләрнең әниләрен истәлекле бүләк белән сөендерделәр. Авылның иң өлкән кешесе дә, шушы көнне туган көннәрен, юбилейларын уздыручы авылдашларыбыз да бүләксез калмады.
Бәйрәмнең тагын бер бизәге – яңа гына табадан төшкән «Мулла Иле – газиз почмагым» китабы. Ул авылыбыз язучысы Роза Хәмидуллина тырышлыгы белән менә нәкъ тә авыл бәйрәме көненә туры килде. Китап чыгаруда төп иганәче – аның тормыш иптәше Фәргать абый Хәмидуллин. Роза апа сәхнә түрендә шушы китапны тәкъдим итте. Китап төзүчеләргә олы рәхмәтләрен әйтеп бүләкләр тапшырды.
Бу көнне авылның юбилей бәйрәменә җитәкчеләр, авылдашлар, кунаклар агылды. Бәйрәм бик яхшы әзерлек белән үтте. Ул җырчылар, биючеләр, нәфис сүз осталары, шигырь, җыр язучылар. Шуларны барлап, тәртипкә салып, туган авылының юбилеен зурлап уздыру өчен көн-төн чабучы, әлбәттә ул авыл җирлеге башлыгы. Аңа ярдәм итеп торучы, иганәчеләребез – төп авылыбыз кешеләре, уңган-булган яшьләре, учреждение җитәкчеләре. Шуны да әйтеп үтәсе килә, авыл бәйрәменең мәдәни-тарихи өлешенә сценарийны авылыбыз шагыйрәсе Рәмилә Майорова язды, артистлар, диджейлар белән сөйләшеп йөрүче талантлы кызыбыз Татарстан Яңа Гасыр телерадиокомпаниясендә алып баручы, тапшырулар редакторы, режиссер, татар фильмнары актрисасы Венера Баһау-Хәкимова. Бу кызлар икесе дә бик талантлылар, шәһәрдә яшәсәләр дә ике көнгә бер кайтып бәйрәм барышын карап, төзәтеп, репетицияләрне күзәтеп тордылар. Илфат Әбдрәхимов оештырган авыл яшьләре, мәйданга шәһәр сәхнәләреннән ким булмаган зур, күркәм сәхнә, тимер багана белән утыртылган урындыклар эшләп куйды. Хәзрәтебез Эмиль Җиһаншин авыл халкы биргән акчаны җыеп, яшьләр белән берлектә бүләкләр алдылар, бәйрәмнең башыннан ахырына кадәр булышып йөрделәр. Шушы күркәм бәйрәмне оештыручыларга, авыл халкына һәм армас-талмас авыл яшьләренә чын күңелдән зур рәхмәт!

Авыл бәйрәменең мәдәни-тарихи өлешеннән соң, мәйданда милли уеннар, көрәш башланып китте. Уеннарны Сабан туйларының алыштыргысыз алып баручысы Дамир Рәхмәтуллин мавыктыргыч һәм кызыклы итеп оештырды. Катнашырга, үз көчләрен, җитезлекләрен, осталыкларын сынарга теләүчеләргә ярышлар, уеннар җитәрлек булды. Иң кызык уен – мәйданда әтәч куып йөрү булгандыр. Ул мәйдандагы барлык халыкны да җилкетеп алды. Аркан тартышу бигрәк күңелле булды. Югары баш белән түбән баш көч сынашты. Һәм шунысы кызык, ирләр ярышканда да, хатын-кызлар ярышында да югары баш җиңү яулады.
Кемнән генә сорашсаң да, мөгаен, күпләр бәйрәмнең үзәге татарча көрәш, дияр. Соңгы елларда спортның бу төренә зур игътибар бирелсә дә, Сабантуйларында, авыл көннәрендә бил алышу мәртәбәлерәк шул. Аларны халык та хөрмәтли, исемнәре дә ел әйләнәсе телдән төшми.
Күркәм гадәт буенча келәмгә беренче булып иң өлкән көрәшчеләр Гыйматов Фәһим абый белән Гыйматдинов Дамир абый чыкты. Аннан көрәшне балалар дәвам итте. Балалардан соң үсмерләр бил алышты. Араларында бүгенге данлыклы көрәшчеләргә алмаш булырлык шактый өметле күренгәннәре дә бар иде.
32 кг үлчәмгә кадәр
1нче урын – Низамов Нияз (Ачасыр)
2нче урын – Исмәгыйлев Камил (Борындык)
3нче урын – Низамов Тимур (Ачасыр)
4нче урын – Вафин Айназар (Панау)
35 кг үлчәмгә кадәр
1нче урын – Әфзәлетдинов Кәрим (Яшел Үзән)
2нче урын – Шакиров Мәлик (Мулла Иле)
3нче урын – Гыйльманов Илфат (Ачасыр)
4нче урын – Исмәгыйлев Әскәр (Татар Танае)
45 кг үлчәмгә кадәр
1нче урын – Гыйльманов Камил (Ачасыр)
1нче урын – Шәйхуллин Кәрим (Мулла Иле)
3нче урын – Гыйззәтуллин Әмир (Мулла Иле)
4нче урын – Үзбәк малае
55 кг үлчәмгә кадәр
1нче урын – Гарифуллин Айназ (Мулла Иле)
1нче урын – Яруллин Марат (Мулла Иле)
3нче урын –Гафиятуллин Фәнзил (Мулла Иле)
4нче урын – Вәлиуллин Аяз (Мамадыш-Әкил)
65 кг үлчәмгә кадәр
1нче урын – Гыйбадуллин Илмир (Татар Танае)
1нче урын – Шәймәрданов Айзат ( Татар Танае)
3нче урын –Шакиров Имин (Мулла Иле)
4нче урын – Зәрипов Фәнис (Сатламыш)
Тәкә яшь батыр Татар Танае егете Гыйбадуллин Илмир җилкәсенә менеп утырды.

Һәм, ниһаять, зурлар көрәше башланды. Көрәш ике келәмгә бүленде. Беренче булып төп Мулла Иле кешеләре көрәшсә, алардан соң келәм читтән килүчеләргә бирелде. Аларның көрәшкәннәрен халык шундый зур кызыксыну белән карап утырды. Хәтта мәйданда бер кеше дә кузгалмады, финалга кадәр көрәш барышын күзәтте, аларга көч-куәт биреп торды. Милли көрәшкә битараф булмаганнар үз көрәшчеләре өчен җан атты.
Баш батыр булып авылдашыбыз – Алембиков Аяз калды. Тәкәне иңенә салып мәйдан әйләнгән батыр егет өчен чын күңелдән горурлык хисләре кичереп утырдык.
2нче урында – Зиннуров Ленар (Мулла Иле)
3нче урында – Ганиев Булат (Мулла Иле)
4нче урында – Гайнуллин Даут (Мулла Иле)
Читтән килүчеләр арасыннан Әхмәтов Айдарга (Яшел Үзән) торышлысы булмады. Көндәше Заһидуллин Рәмзисне алып, җиңү яулады.
2нче урында – Заһидуллин Рәмзис (Күгәй)
3нче урында – Гайнуллин Даут (Күгәй)
4нче урында – Галиев Ранил (Апас)
Батырлар икесе дә суыткыч белән бүләкләнде. Шунысын да әйтергә кирәк барлык уеннарга да бүләкләр бик саллы иде.
Көрәшчеләрне иң тәҗрибәле судьялар – Насыйбуллин Илсур (Казан), Гыйбадуллин Илнур (Татар Танае), Әбдрәхимов Илфат (Мулла Иле), Ганиев Булат (Мулла Иле) хөкем итте.
Авыл көне туганнарча җылы мохиттә, яңа бизәкләр һәм төсмерләр белән баетылып, истәлек-хатирәләр, очрашу-күрешүләр, уен-көлке, җыр-биюләр белән тыныч һәм ямьле үтте. Авыл халкы һәм кайткан кунаклар туйганчы аралашып, күңел ачып, тәм-томнар белән сыйланып, рәхәтләнеп бәйрәм иттеләр. Бу бәйрәм күп еллар күрешмәгән кешеләрне берләштерде, дуслык, туганлык җепләрен ныгытты. Бер зур гаиләдәй бергә сөйләшеп-серләшеп, биеп-җырлашып күңел ачып утыру төнгә кадәр дәвам итте.
Менә бит ул ни өчен кирәк Авыл көне. Әйе, Авыл көне ул түгәрәк мәйданга җыелып, концерт карау, күңел ачу, кунак булу, очрашу-күрешү өчен бик кирәк!
Ләкин аннан да бигрәк үз авылыңда бергә укыган, бергә яшәгән, бер эшне эшләгән, бер туфрактан яралган кешеләрнең берүк туфракка әйләнеп мәңгелеккә кире кайтасы тугандаш җаннар икәнебезне онытмау өчен кирәк икән ул.
Авыл бәйрәме һәр кешенең йөрәгендә: «Авылдашларым – сез иң-иңнәре, иң матурлары, иң якыннары, иң яхшылары икән, беркая да юк икән бит сезнең кебекләр!» – дигән уй калдыргандыр.
Бу күркәм бәйрәм озак елларга халык хәтерендә калыр, Мулла Иленең 785 еллык бәйрәменең җылылыгы күңелләрдә озак сакланыр. Мулла Иленең киләчәге дә шушы күркәм бәйрәм кебек гөрләп торсын, ямьле, нурлы булсын.
Рәзинә Сәйфетдинова. Мулла Иле
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев