Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Мулла Иле чиста суга тилмерә

Мулла Иле җирлеге хисап сессиясе авыл уңганнарының күргәзмәсе белән башланды.

Биредә мал-туар тотып, сөт ризыкларын эшкәртүчеләр дә, кош-корт асрау­чылар да бар. Әнә, озак еллар Мәскәүдә яшәүче Свинцицкийлар гаиләсе туган яклары Зур Өтәккә кайтып, кошчылык белән шөгыльләнә башлаган. Шау-шулы шәһәрдән күңелләре белән авылга тартыла алар.

Кошлар үстереп ке­нә калмыйча, төрледән-төрле ризыклар әзерләргә дә өйрәнгәннәр. Алардан күргәзмәдә дә авыз итәргә мөмкин иде. Бернинди кушылмаларсыз үстерелгән хәләл ризыкны тирә-юньдә яшәүчеләр дә үз иткән. 

«Тушенка, колбаса, рулет һәм ысланган тавык... Үзең әзерләгәнне рәхәтләнеп ашарга була. Ризыкларны махсус хәрби операциядә катнашучыларга да җибәрдек. Аннан, «Телеграм»да «Царская курочка» дип аталган каналыбыз бар. Тәҗрибә уртаклашырга һәм башкалардан өйрәнергә һәрвакыт әзербез. Иң мөһиме – үз эшеңне башлаудан куркырга кирәкми», – дип сөйләде Олег Свинцицкий. 

Район башлыгы урынбасары Николай Бызин аның чыгышын хуплап, зур шәһәрдән кечкенә авылга кайтулары өчен рәхмәтен җиткерде. Һәм ярдәм кирәк булса, хакимияткә мөрәҗәгать итәргә кушты.


Инде хисап сессиясенә күчик. Җирлек башлыгы Илдар Сәлахиев башкарылган эшләргә нәтиҗә ясап, киләчәккә бурычлар билгеләде.

– Ике авылыбыз­да 372 хуҗалыкта 787 кеше яши. Мулла Иле бүген аягында нык­лы басып торырга омтылучы авылларның берсе. Биредә горурланып, мактанып сөйләрлек уңышлар да, борчуга салырлык күренешләр дә, хәл итәсе проблемалар да бар. Суның составында тимернең күп булуы сорау тудыра, «Җир биләмәсенә кадәр газ кертү» программасы буенча Яңа урамда 4 хуҗалыкка газ кертелде, үзара салым акчасына Мулла Илендә 896 метр озынлыкта, Зур Өтәк авылында 77 метр таш юл салынды. Шулай ук, мәчетебездә зиратка таба юл салу өчен җыелган акчага 210 метрдан артык юлга таш җәелеп, машиналар туктар өчен мәйданчык та төзелде. Апрель-май айларында программа буенча 28 данә урам уты лампалары куелачак. Шулай ук, быел сусак­лагыч дамбага капиталь ремонт ясалачак, – дип сөйли җирлек башлыгы. – Барлык саннар һәм нәтиҗәләр артында һәрберебезнең көндәлек хезмәте тора. Алга таба да авылыбызны саклау юнәлешендә, киләчәккә ышаныч белән, бергәләшеп эшләрбез. Ул вакытта нәтиҗәләр тагын да яхшырак булыр.

Җирлек тормышы белән кыскача танышканнан соң, «Мулла Иле» мегафермасы җитәкчесе Фирдәвес Зиннуров сөйләде. Авыл җирендә эш юк дип зарланырга яратучылар колагына: биредә терлекчеләр һәм механизаторлар җитми. Хезмәт хакы 35 мең сум.


Чыгышлар тыңланылды, инде сорауларга күчик. Мулла Илендә халыкның активлыгы сөендерде, аннан сессиядә катнашучылар саны да күп иде. Димәк, халык: «Сессияләре бездән башка да узар әле», – дип кул селтәмәгән. Су мәсьәләсе биредә ничә еллардан бирле яңгырый. Башлык сүзләренә караганда, 2014 елда «Чиста су» программасы буенча яңа башня салынган. Тик мондый бәхет озакка сузылмаган, ике елдан соң кабат сыйфаты начарланган. Су – эчәргә яраксыз, дигән лаборатория анализы да бар икән. Аны Ярулла абый шәһәргә барып әллә ничә тапкыр ясаткан. Нәтиҗәсе генә сөенерлек түгел. Бу бәладән Мулла Иле халкын яңа су башнясы гына коткара алыр, мөгаен.

Район башлыгы урынбасары Норлат торак-коммуналь хуҗалыгы предприятиесе җитәкчесе Ленар Садриевка яңа скважинаның күпмегә төшәчәген исәпләргә кушты.

Эчәр өчен кулланырга чишмәләр дә юк. Олы Ачасырга килегез, дияр идем, ераг­рак. Шулай да, Норлат чишмәләреннән ташучылар да юк түгел икән. Менә шулай, Мулла Иле халкы бүгенге көндә чиста суга тилмереп яши.


Җиде бала анасы Анастасия Болдыреваны балалар бакчасындагы мәйданчыкның торышы борчый. Хәл итә­чәкбез, дип, ышандырдылар. Аннан, авыл эчендәге күлне чистарту, кеше яшәмәгән йортлар өчен чүпкә түләү кәгазе килү, Албабада чүп яну кебек мәсьәләләр дә күңелләрен тырный. Васыятьнамә язу өчен нотариусны авылга чакыртып булмыймы, өлкән кешеләргә шәһәргә бару авыр, дип зарларын җиткерүчеләр дә бар.

Әлбәттә, сорауларның берсе дә күктән төшмәгән. Тормыш булгач, һәммәсе дә мөһим. Җитәкчелек бу мәсьәләләрнең барысын да күз уңына алып, чишү юлларын эзләр, киләсе сессия­ләрдә халык авызыннан яңгырамас дип өметләник.

Очрашу күңелле мизгелләр – авыл үсешенә актив өлеш кертүчеләргә район башлыгының Рәхмәт хатларын бирү белән тәмамланды. Тулырак

Авылым, дип, янып йөрүчеләргә – афәрин! Киләчәктә дә шулай бердәмлек күрсәтеп, ярдәмләшеп яшәргә язсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев