Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Мохтаҗларга ярдәм

РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе хәйрия фонды Яшел Үзән районында яшәүчеләргә азык-төлек җыелмалары таратты.

«Авылларга ярдәм» проекты кысаларында РФ Мөселман эшмәкәрләре фонды бизнесменнары Яшел Үзән районының Әйшә һәм Яңа Тура авылларында хәйрия ярдәмен күрсәтте. Азык-төлек җыелмасын мохтаҗ авыл халкына өләштеләр, алар арасында – өлкәннәр, ялгыз кешеләр, үзенчәлекле балалары булган һәм күп балалы гаиләләр иде.

 
Авыр матди хәлдәге кешеләргә ярдәм итү фонд эшчәнлегенең өстенлекле юнәлешләренең берсе булып тора. 2021 елда «Авыл ларга ярдәм» проектын тор мышка ашыру барышында рес публикада 3000нән артык ке ше азык-төлек белән тәэмин ителгән. Җирле имамнар мохтаҗлар турында хәбәр итә, бита раф булмаган бизнесменнар хәләл продуктлар сатып ала һәм авылларга үзләре илтеп тапшыра.

 

‼👇Проектка теләге булган һәркем кушыла һәм ярдәм итә ала. Тулырак мәгълүматны +7 (986) 902-06-06 (РФ АПМ башкарма директоры Рөстәм Вәлиев) телефоны буенча белергә мөмкин. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев