Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

«Мондый авыл, кыз-егетләр булганда – милләтебез яши»

Халыкара туган тел көнен районыбыз Идел аръягында бик зурлап билгеләделәр. Бу көнне биредә республика дәрәҗәсенә күтәрерлек «Татар сүзе» ра­йонкүләм шигырь бәйгесе узды.

Аны Мулла Иле мәдәният йорты мөдире Рәзинә Сәйфетдинова инициативасы һәм аның көчле, бердәм коллективы белән быел инде дүртенче тапкыр оештырдылар.

Без бу чараны үзебез кайтып күрү өчен мөмкинлек табарга тырышабыз. Чөнки, авыл клубында шундый масштаблы һәм җитди бәйгенең уздырылуы игътибарга һәм соклануга лаек. Барып карап утыруы гына җиңел, ә аны районкүләм итеп оештыру өчен күпме көч, тырышлык, вакыт кирәген уйлап карасаң, хәтта, мондый эшкә курыкмыйча алынуларын батырлык дип әйтерлек.

Мулла Иле мәдәният йорты безнең ра­йонда эшчәнлеге белән аерылып тора. Биредә төрле чаралар «галочка» өчен генә үткәрелми, ә чын мәгънәсендә тәрбияви һәм милли яктан халыкка хезмәт итә. Бинага ремонт барган вакытта да тик ятмады алар, урамда, табигатькә чыгып булса да файдалы темаларга очрашулар уздырып торды.

Ә инде «Татар сүзе»нә килгәндә, аның дәрәҗәсе һәм әһәмияте турында артык сүзләр белән аңлатып тору да кирәкмидер. Бу бәйгенең эчтәлеге үзенә телебезне сак­лауны да, олы буын белән яшь буын арасын якынайтуны да, гореф-гадәтләребезне дә, дуслык-бердәмлекне дә һәм башка милли кыйммәтләрне сыйдырган. Биредә райондашлар очраша, аралаша, таныша.

– Сезне Муллагол илендә сәламләвебезгә шатбыз. Матур туган тел бәйрәменә килүегезгә рәхмәт. Ана телендә сөйләшә-аңлаша алу зур бәхет. Гореф-гадәтләребезне саклап, исән-сау, тыныч дөнья­ларда яшәргә язсын, – дип, җирлек башлыгы Илдар Сәлахиев чараны ачты.

Быелгы бәйгедә катнашырга теләк белдереп, Акъегет, Норлат, Күгәй, Мулла Иле, Урысбага, Олы Ачасыр, Олы Шырдан, Бакыр­чы, Бәчек, Юынчы авылларыннан 60ка якын гариза килгән.

Иң кечкенә шигырь сөйләүчегә – 5, ә иң өлкән катнашучыга 82 яшь иде. Бу бит әлеге чараның оныктан алып, дәү әнисенә кадәр үзенә җәлеп иткән дигән сүз. Нәкъ менә 82 яшьлек Зөлфия апа Нигъмәтуллинаны тыңлаганда беркем дә битараф кала алмагандыр, минемчә. Чыгышы ахырында: «Сине көттереп тә кайта алмасам, кичер мине, әнкәй, гафу ит», –
дип җыр сузганда күз яшьләрен тыеп булмады. Ул соңыннан гына килеп, сәхнәгә бик тыйнак кына күтәрелде:

– Бу минем күкрәгемнең иң нечкә кылларыннан, йөрәгемнең сык­рауларыннан үрелгән шигъри юллар. Оныгым махсус хәрби операция зонасыннан яраланып кайтты. Хәзер менә терелеп, кабат сугышка китәргә җыена. Барлык балаларга, ирләргә туган нигезләренә исән-
имин кайтырга язсын! –диде ул, бүгенге көндә һәммәбезнең Аллаһтан сораган теләкләрен җиткереп. Оныгы өчен борчылудан йөрәге түреннән чыгарып, үзе иҗат иткән шигыре дә шул темага иде.

Гомумән, безнең ра­йонда яшәүчеләр арасында иҗат илһамы белән дуслар, шигъри юллар белән каләм чарлаучылар күп. Тик, нигәдер, бәйгедә «Үз иҗатым» номинациясе буенча дүрт кенә якташыбыз катнаш­ты. Киләсе елга күбрәк кеше теләк белдерер дип ышанасы килә.


«Иҗади гаилә» номинациясендә бердәнбер – Урысбагадан Әлфия һәм Камил Хәлиуллиннар чыгыш ясады. Искиткеч итеп! Фатих Кәримнең «Кыңгыраулы яшел гармун» поэмасын сәхнәләштереп күрсәтеп, ирле-хатынлы икәү ун кешене алыштыр­дылар кебек тоелды. Афәрин! Калганнар, яшь категорияләренә карап, «Татар шагыйрьләренең шигырьләре» һәм «Тау ягы авыллары шагыйрь­ләрнең шигырьләре» бүлекләрендә көч сынаш­ты. Мондый бәйгедә жюри булып, чыгышларны бәяләү бик авыр. Чөнки һәркем булдыра алганча тырыша. Җыенып, әзерләнеп, төрле авыллардан килеп катнашканнары өчен генә дә мактап туймаслык һәрберсен. Шулай да, «Татар сүзе» бәйге статусында булганлыктан, җиңүчеләрне билгеләү шарт.


Тыгыз эш графикларына карамастан (иҗтимагый эштән кала, икесе дә бик тә җаваплы вазифа башкара – мәктәп директорлары), уздырылган чаралардан бервакытта да читтә калмаучы милләт хезмәтчеләре: «Ак калфак» Бөтен­дөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының Яшел Үзән бүлекчәсе җитәкчесе – Гөлинә Саттарова һәм Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының Яшел Үзән бүлекчәсе җитәкчесе – Гөлнур Зиатдинова бу юлы да килергә вакыт табып, актив мулла илелеләргә бүләкләрен тапшырды һәм җылы сүзләрен җиткерде. Әлбәттә инде, жюрилык йөкләмәсе дә алар һәм Мулла Иле кызы Рәмилә Майорова, мәктәп директоры Фәнис Кәбиров һәм безнең баш мөхәрриребез Илсөя Садыйкова өстенә төште.

– Бүген ЮНЕСКО тарафыннан билгеләнгән Бөтендөнья аралашу теле көне. Шул телләр арасында безнең татар телебез ундүртенче урынны алып тора. Аны саклау безнең һәрберебезнең бурычы. Ә менә биредә уза торган «Татар сүзе» бәйге-чарасы бу юнәлештә бик зур эш башкара. Балалар белән олыларның бергә чыгыш ясавы – гореф-гадәт, йолаларны киләчәк буынга тапшыру дигән сүз. Бу бик дөрес итеп эшләнгән дә. Хәзер социаль челтәрләрне күзәтеп барабыз бит һәм анда Мулла Илендә үткәрелгән чаралар балалар һәм олылар белән бергәләшеп оештырыла. Моның өчен Рәзинә Бариевнага зур рәхмәтебезне җиткерәбез, – дип, Гөлинә ханым Саттарова «Ак калфак» оешмасының республика җитәкчеләреннән Рәхмәт хатларын тапшырды.

Аңа: «Мондый матур авыл, кыз-егетләр яшәгәндә, телебез һәм милләтебез яши! Балаларга уңышлар, бүгенге көн матур бәйрәм булып истә калсын!» – дип, Респуб­лика Татар конгрессы бүләкләре белән Гөлнур ханым Зиатдинова да кушылды.

Мулла Иле мәдәният йорты каршында Рәзинә Сәйфетдинова җитәкчелегендә эшләп килүче «Сүнмәс дәрт» фольклор коллективы тарафыннан иллә дә оста итеп башкарылган көтү куу күренеше белән башланып киткән бәйге, катнашучылар күп булганлыктан, вакыт буенча сузылса да, бер сулышта узып китте дип әйтергә була. «Көтү куу» йоласын газетабызның ВК төркемендә һәм Телеграм каналында күрә аласыз. Әле кемнәр өлгермәгән, кереп карагыз әлеге Рәзинәнең үзе язган сценариясе буенча куелган күренешне. Чын артистлар бер кырыйда торсын, үзебезнең Мулла Иле хатын-кызлары һәм укучылары уйнавы искиткеч, тулы бер спектакль кебек булды!

Бәйгедә урыннар алучыларның исемлеген бастыру мөмкин түгел, җәмәгать, ачуланмагыз, аларның үзенә бер бит кирәк булыр иде. Ахырда, баллы кисмәккә бер чеметем генә дегет саласым килә, анысы да тәнкыйть сыйфатында түгел, киңәш кебек кенә. «Татар сүзе» шигырь сөйләү бәйгесе җитди чара һәм аңа катнашучыларны әзерләүчеләр һәм үзләре катнашучылар да җитди карасын иде. Чынлап торып барлык шартын китерүчеләр аз санда. Күпчелектә яттан өйрәнү (бәйге булгач, башыннан ахырына кадәр яттан сөйләү шарт бит инде монда), интонация кебек иң төп бәйге кагыйдәләре аксый. Өйрәнмәгез су буе шигырь, өч-дүрт куплетны теләсә кем ятлый һәм иркенләп сөйли ала

Нәрсә әйтим инде тагын, шундый проектны тормышка ашыручыларга аяк чалмасыннар да эшләрен бәяләсеннәр иде. «Татар сүзе» гомерле булсын, елдан-ел катнашучылары артып торсын (районыбызның Иделнең бу ягы авыллары да читтә калмасын) дигән теләктә калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев