Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Минем бабам Мостафин Фидаи Абдулла улы 1924 елның 15 июлендә Яшел Үзән районының иң матур почмагында Татар Танае авылында дөньяга килгән

#МойГеройМояСемья

Бабаемны сугышка алынганда аңа нибары 16 яшь  була. Башта тракторчы булып тылда эшли,соңыннан,17 яше тулгач, фронтка алына. Яшь солдат беренче чирканчыкны Ржев шәһәрендәге көчле сугышларда ала. Аннары дәһшәтле Курск дугасы... Шулай итеп, сугышчы “һөнәрен” дә үзләштерә. Брянск тирәсендә көчле бәрелешләрдә яралана. 1943 елда, ике тапкыр яраланып, ике тапкыр госпитальгә эләгә. Кабат фронтка китә. 2нче Белорусия фронты составында Днепрны кичеп, Могилев шәһәрен алуда, Көнчыгыш Пруссиядә Кенигсбергны штурмлауда, Балтыйк диңгезе буенда Гданск шәһәрендә урам сугышларында катнаша. 1944 елда, атаклы “Багритон” операциясендә катнашып, күрсәткән батырлыклары өчен, солдат өчен иң кадерле бүләк – “Батырлык өчен” медале белән бүләкләнә.

Белоруссияне азат иткәннән соң, беренчеләрдән булып, Польша җиренә аяк басалар. Анда II дәрәҗә “Бөек Ватан сугышы ордены”  белән бүләкләнә.
Сугышны Берлинда тәмамлый. Германия җире истәлеге – “Кенигсбергны азат иткән өчен” медале.

Халкыбыз һәм илебез өстенә килгән авыр сынауларны бабаем намус белән үти. Фронттан кайтканда аның күкрәген барысы 13 медаль һәм орденнар бизи. Туган авылына 1947 елда гына кайтырга насыйп була аңа.

Алинә Мостафина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев