Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Мин әтине бөтенләй хәтерләмим

Һәрберебезнең күңелендә якты эз калдырып, еллар узгач та сагынып сөйләрлек хәтирәләр ул мәктәп елларыдыр, мөгаен! Яшел Үзән районының Норлат урта мәктәбендә узган «Шинель кигән укытучылар» диеп исемләнгән патриотик чара, мәктәбебезнең фронтовик мөгаллимнәренә багышланган иде.

Безгә белем биргән укы тучыларыбызның фотосүрәт ләре, алар турындагы мәгълүматлар язылган сүзләр, бер-бер артлы экраннан күрсәтелеп барды. Шул вакыттагы хис-кичерешләрне әйтеп бетереп булмый, әйтерсең лә, менә хәзер кыңгырау шалтырар да, дәрескә керерләр төсле. Бар да якын, таныш йөзләр. Укыган вакытта без бит аларның утны-суны кичеп кайтканнарын белмәдек тә, үзләре дә сөйләп йөрмәде. Аларның фамилияләрен атап үтим әле – Юныс Бор һанов, Тәлига Нур миева, Сәмирә Галис кәрова, Нәбиулла Мин дубаев, Һади Галимуллин, Александр Алексеев, Ибраһим Хәсәнов, Зәбих Шәйхуллин, Әнвәр Шәрәфетдинов. Алар ның очрашуга туганнары, балалары, укучылары килгән иде, һәркайсы үз чиратында җылы итеп искә алды, истәлекләре белән бүлеште.

Мәктәп тарихында якты эз калдырган, 1937-1939нчы елларда директор булып эшләгән Хәсәнов Фатыйх Зариф улы турында аерым язып үтәсе килә. чөнки, кунак булып Олы Ачасыр авылыннан аның кызы, ветеран укытучы Алсу ханым Шәйхуллина килгән иде. Алсу Фатыйх кызының әтисе турында сөйләгәннәрен, зал тулы югары сыйныф укучылары, укытучылар, килгән кунаклар, авызыбызны ачып, бу инде суламыйча да дигән мәгънәдә, тыңлап утырдык. Менә ул чын укытучы, сүзнең тәмен белеп, дөрес итеп ике телдә дә сөйләүче, кирәк икән чит телдә, (белеме буенча немец теле укытучысы), үзенә каратып, аудиторияне сәгатьләр буена тотып тора ала ул.

 


 

– Мин әтине бөтенләй хәтерләмим. ул сугыш башлануга фронтка киткән, мин исә 1941нең авгус тында туып калган сугыш чоры баласымын. Әтинең 44нче елның гыйнварында һәлак булды дигән хәбәре килә. Аның әниебезгә, «Әгәр мин кайта алмасам тормышка чык, үзеңә генә бик авыр булачак», дип әйтеп калдырган сүзе була. Әниебез дә укытучы булган. без Татар Танае авылында яшәгән, аны Урысбага мәктәбенә эшкә җибәрәләр, ул 1949нчы елда гына шул авыл кешесенә кияүгә чыга. әнигә ул вакыт бары 28 яшь була, – дип хатирәләре белән уртак лашты.

 

(Язманы тулысынча газетабызның 28нче санында укый аласыз).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев