Яшел Үзән

Мин татар дип, горурланыйк!

Зыялы милләттәшебезнең туган телебезне, аның язмышын сак лап ачлык игълан итүе – мине узган гасырның 90нчы елларына алып кайтты.

Бу мәкаләгә күзе төшкәннәргә, ул заманның нинди еллар булуын аңлатып торуның кирәге булмас.
Бүген күбебезнең килен- кияүләре нең бер өлеше, расписаниегә кертел мәгән туган тел дәресләреннән төрле сәбәпләр табып качкан кыз-егетләр. Моның өчен аларны ачуланып та булмый. Беренчедән, алар, башка милләт баласы өйгә кайтып киткәндә, ул дәрестә, кайчан бетәр икән бу дип утырырга тиеш. Икенчедән, монысы бигрәк тә, куркынычы: авылдан килгән әти-әни, үзебез дә рус телен белмичә тилмердек дип, баласын рус телле итеп тәрбияләгән гаиләләрдән.

Хәзер якынча, мәктәпләрдә шул елларда белем-тәрбия алганнарның балалары укый. Милләттәшләремне түбәнсетәсем килми, заманы шул булган дип котылсак кына. Алай дисәң, авылда яшәп, җиде бала тәрбияләп үстергән әтиебез, оныклар туа башлагач (алар безнең унбиш), мин сездән ике нәрсә сорыйм: беренчесе – балаларны туган телсез калдырмыйсыз, икенчесе – ир бала туса, аны сөннәтле итү дигән иде. Әле ул заманнарда бу эшне авылларга килеп, сөннәтче бабайлар гына башкара иде.

Безгә әткәй сүзе закон булды. Вакыт үтә торды. ул еллардагы татар теле укытучылары, хәлдән килгәнне дә, килмәгәнне дә эшләргә тырыштык. Хәзер без, ул елларда җиң сызганып эшләгән милләтпәрвәр мөгаллимнәр, күбебез лаеклы ялда. Үзебез ялда булсак та, күңелгә боерык биреп булмый. Бүгенге вәзгыять безне борчый, милләт язмышы ул – киләчәктә халкыбызның (әдәбият, мә дә ният, көн кү реш һ.б), теле безнең язмышы дигән сүз. Шуңа да без бу мәсьәләгә җитди карарга тиешбез. Милләтне милләт итүче күпсанлы факторлар арасында беренче урында ТЕЛ торадыр. Халкыма, мөрәҗәгать буларак, шуны әйтәсем килә: башка милләтләрне хөр мәт итик, ә үзебезнең телебезне (аңа әдәбият-сәнгать һ.б да керә), динебезне, традицияләребезне яратыйк! Чөнки ул безгә күкрәк сөте белән бирелгән мирас.

Кичәге, кышкы көндә яң гыр белән төшкән хислә ремнән сезгә шигъри теләк:
«Татарстан» дигән илем,
«Татар» дигән халкым бар.
Тарихыма бәйләп торган,
Йөрәгемдә ялкын бар.
Сүнмәс ялкыннан тугандыр,
Горурлык дигән хисем,
«Татар» диеп уелган ул,
Тарихка безнең исем.
Кемнәр нәрсә сөйләсә дә,
Шөһрәтле безнең үткән.
Безнең җанда болгар каны
Татарны горур иткән.
Һәр заманны сыйпап торсын,
Тарихи дала җиле!
Иле булса, җире булса,
Яшәр ул татар теле!
Син– нәселең дәвамчысы,
Күзәтә җиде буын!
Мин – татар дип, горурланып,
Чал тарихыңа сыен!
Фирдәүсә Кәримова.

Мулла Иле–Яшел Үзән

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: