Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

«Мин бомба шартлавы астында туганмын»

«Әтине гомерем буе эзләдем. Көтмәгәндә таптым. Чынлыкта, һәр ел, диярлек, ял итәргә барганда аның кабере яныннан үтеп йөргәнбез», – дип ачынып сөйли Нәкыйф Мингалиев.

Кайвакытта газетабыз битләренә төшерерлек материалны эзләп тә йөрисе юк, үз аяклары белән редакциябезгә килеп керә ул. Бу юлы да, үз тәрбиясендә булган апасының 90 яшьлек юбилее уңаеннан котлау бирергә кергән Нәкыйф абый Мингалиев, сүз артыннан сүз чыгып, гаиләсенең кыйссасын сөйләп чыгып китте.
9 май бәйрәме алдыннан булганга, сугышта ятып калган әтисенең якты истәлеген яңартып, күңелен бушатты ул.

Нәкыйф абый әтисен хәтерләми, әнисе, туганнары сөйләве буенча гына күзаллап белә, чөнки 1941 елның сентябрь аенда, Туладан ерак түгел урнашкан Балаховский районында шахтер гаиләсендә алтынчы – төпчек бала булып, бомбалар шартлавы астында дөньяга килә.

Әтием Миңнәхмәт чыгышы белән Мамадыш районыннан. Бабам I Ватан сугышыннан кайтмаган. Әти 1928-30 елларда Белоруссиядә армия сафларында хезмәт итә. Фин сугышында була, исән кайта. Башта Донбасска шахтага китә, аннары гаиләсе белән Тулага күченә һәм сугышны шунда каршы ала, – дип сөйли ул.

– Мин туасы көндә немецлар әле ул тирәдә булмый, әти эшкә китә һәм озак та үтми самолетлар оча башлый. Әнием Нурсабахның тулгагы башлана, мин шулай итеп бомбалар шартлавы астында туганмын. Әти, бомбага тоту башлангач, йөгереп гаиләсе янына кайта һәм кул арбасы табып, шуңа әни белән мине, кирәк-ярак ларны салып, балаларын алып торак пункттан читкә китәләр. Өч көн шунда, кырда качып яталар. Бомбежка тынгач, халык кире өйләренә кайта. Ул вакытта немецлар Тулага керә алмаган әле. Без яшәгән җирдәге кешеләрне чыгарып тезеп, әйдәгез, без сезгә җәннәт тормышын күрсәтәбез дип, машиналарга төягәннәр.

Әти-әниләр ничектер калган, ә шул машинага туганнары эләккән. Аларны алып барган урында карательный отряд булган һәм ул, ничектер качып кайтып, китегез моннан, бер-ике көннән алар бирегә киләчәк, берегез дә исән калмаячак, дип калганнарны кисәтеп өлгергән. Әти кабат арбага төянеп, гаиләсен станция гә алып киткән (аңа ул вакытта повестка килгән булган), анда минем кулымны тотып, бу кеше исән калырмы икән, кеше булырмы икән, дигән сүзләр белән товар поезды вагонына этеп керткән дә, үзе фронтка киткән. Без Мамадыш районы Кече Кирмән авылына 10 көн кайт канбыз. 1942 елның апреленә кадәр, Мәскәүне саклыйбыз, дигән хатлары килгән әле әтинең, аннан соң инде туктаган.

Хәбәре булмаса да өметләрен өзми алар, әтиләрен көтәләр. Фин сугышыннан кайтты, моннан да кайтыр, дип ышаналар. Сугыш беткәч, кабат Тула якларына китәләр. 1946 елда ачлык башлана. 1947 ел бик салкын була, ашарга да, кияргә дә булмый. Исән калучылар сугыштан кайта, ул гаиләләр кабат әтиле – терәкле булып яши. Әниләре, 6 баласына нәрсә ашатырга белми, иртәдән үк сыкрый. Иң төпчек бала, Нәкыйф шешенә башлый. Табиб та, яшәмәс, үләр, үпкәләре ялкынсынган, ди. Әниләре бик елагач, алай да балык мае биреп карагыз әле, дигән. 1947 елның көзе уңышлы була, икмәккә тиенәләр, карточкаларны гамәлдән чыгаралар. Бер көнне әниләре өч буханка ипи алып кайтып, калын-калын телемнәргә кисеп, томалап куя да, балаларын уята. Аның, торыгыз, балалар, ашагыз туйганчы, дигәне мәңгегә истә калды, дип сөйли Нәкыйф абый. Шул елны әтиләренең хәбәрсез югалуы турында извещение килә.

 

 

Нәкыйф Мингалиев хәрби хезмәткә Туладан алына. Ул Германиягә, көнчыгыш-көнбатыш стенасы төзелешенә эләгә. Аннан кайткач, әтисе кебек шахтада эшлисе килми, романтика эзләп себергә юл ала. Төрләмә станциясендә поездга бер кыз утыра, сөйләшеп китәләр һәм ул әйтә: «Менә хәзер Идел ярында урнашкан бик матур табигатьле Зеленодольск шәһәре була, нигә еракка барыр га, монда да эш бар, заводлар бар», – ди.

– Мин шулай итеп, Казанда төшеп калдым. Казанны, Түбән Кама, Яр Чаллы, Яшел Үзәнне карадым. Иң ошаганы шушы шәһәр булды. Кайда гына эшкә урнашыр га барсам да, документларны карыйлар да: «ооо, сезгә милициядә генә эшләргә» диләр. Горький заводында да шулай әйткәч, ярый, попробую, дидем. Тулай торак бирделәр, укырга җибәрделәр – шулай итеп монда яшәп калдым. Гомерем буе милициядә эшләдем, подполковник булдым, 1994 елда лаеклы ялга чыктым. Барлык туганнарымны бирегә кайтардым. Алтыбыз да Зеленодольскида яшәдек. Бүгенге көндә иң олы апам һәм иң төпчек – мин генә исән калдык инде, – дип хәтер җеп ләрен сүтә әңгәмәдәшем. – Әтине бик күп еллар эзләдем, барыбер таптым! Бер юлы Казанда «Бөек Ватан сугышы мемориал музее»на кердем, мөдиренә мөрәҗәгать итеп, әтине таба алмыйм, ярдәм итә алмассызмы икән, дидем. Өч минутта табып бирде! Компьютерны ачты да: «Мингалиев Миңнәхмәт Сталинградта, Городищинский районда Котлубань станциясендә туганнар каберендә җирләнгән», – диде. Әлбәттә, бардым ул каберлеккә. 5000 кеше күмелгән! Бер кемне дә исән калдырмаганнар!

Нәкыйф абый сәүдә системасында эшләгән хатыны Гөлфинә ханым белән ике кыз тәрбияләп үстергәннәр, дүрт оныкка дәү әни һәм дәү әти булып, сөенеп гомер итәләр. Кавышуларына – 55 ел. Икесе дә дин юлында, биш намазны, уразаны калдырмый, икесе дә Хаҗ кылган мөселманнар.

– Шахтада (армиягә кадәр яшәгән урында) татарлардан алты гаилә иде. Гел татарча аралаштык, аз санда булсалар да, ураза тоталар, Гает уздыралар, авыз ачтыралар иде. Шуңа, Тулада туып үссәм дә, татарча сөйләшеп яшәдек, урыслар белән дә дус булдык. Лаек лы ялга чыккач дин тота башладым. Сентябрьдә 80 тула, тагын күпме гомер биргәндер, анысын да Аллаһы Тәгалә юлында яшисе иде. Инде әтинең каберенә барып дога кылу бәхетенә дә ирештем, шөкер, дөньялар тыныч булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев