Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

«Мин бармасам, ул бармаса – илебезне кем саклар?»

Соңгы вакытта ватанпәрвәрлек төшенчәсе актуальләште.

Әйе, вакыты шундый. Бөек Ватан сугышында да, халык­та нәкъ менә шул хис көчле булганга җиңү яулангандыр ул. Ә менә кешегә туган иленә карата шундый көчле ярату каян килә, ни белән сеңә икән соң? Җәмгыять, мәктәп аша гына түгел, гаиләдә, ата-ана үрнәгендә тәрбия­ләнүен Норлатка баргач тәгаен төшендек.

Анда махсус хәрби операция зонасыннан бер егетнең ялга кайтканын ишеткән идек һәм аны күреп сөйләшәсебез килде. Менә шул теләк безне Фәсхетдиновлар йортына алып килде.


– Мин үзем дә коммунист, илемне яратам, шуңа күрә Фәнискә китергән повестканы алып калдым. Бөтен кеше качып ятса, безне кем саклар, кем яклар соң? – дип сүз башлады өйнең хуҗабикәсе Алия ханым. – Улым да, мин армиядә илебезне сакларга ант биргән кеше, читтә калырга намусым кушмый, диде. Әгәр дә алсалар, үзем дә барыр идем әле шунда, санитарка булып булса да, хет ничек булса да ярдәм итеп, булышып йөрер идем, тик безнең кебек олы яшьтәгеләрне алмыйлар шул. Бердәнбер улым ул минем, нәсел дәвамчысы, әле өйләнмәгән дә. Йөрәгем яна, тәүлек әйләнәсе Аллаһтан аның исән-сау булуын сорыйм, шулай да куркак кебек качып ятуын теләмәс идем. Һәр ана кебек мин дә шундый балам белән горурланам.


Бер ел элек тол калган, ире Илгиз белән туган илен сакларга сәләтле шундый чын ир-егет тәрбияләп үстергән Алия ханым тумышы белән Пенза өлкәсендәге Белинский районына караган Кутеевка авылыннан. Ә ире безнең Норлатныкы. Армия сафларында хәрби бурычын үтәп кайткач, Самарага китеп, «Прогресс» заводына эшкә урнаша. Алия апа да шунда «машинист мостового крана», ягъни кранчы булып эшли. Менә язмыш шулай таныштыра аларны. Кызлары Гөлсинәгә өч яшь булгач, Алия апаның туган якларына кайталар. Үзе сыер савучы, Илгиз абый тракторчы-механизатор булып хезмәт куялар. Унбиш еллап шулай гомер уза, шунда кызлары Гөлнара белән уллары Фәнис дөньяга килә. Анда колхоз таралгач, уйлашалар да, гаилә башлагының туган авылына күченергә булалар.

– Монда кайткач унсигез ел социаль хезмәткәр булып эшләдем. Илгиз гомере буе механизатор булды. Кызларыбыз медицина училищесын тәмамлады, Фәнис Албаба СПТУында укып һөнәр алды, армиядә хезмәт итеп кайтты, – дип уртаклаша әңгәмәдәшем. – Иремне узган ел май ахырында онкология шундый тиз алып китте, яшәргә дә яшәргә иде әле, 67 яшь кенә иде (урыны оҗмахта булсын). Нишләтәсең, алып калып булса иде дә бит... Пар канатсыз калуыма дүрт айдан соң Фәнискә повестка килде... Аны 27 сентябрь көнне махсус хәрби операциягә озаттым. Җаныма тынычлыкны мәчет бирде. Догалар өйрәнә башладым. Дин юлы күңелемә сабырлык һәм ныклык сеңдереп, күңел төшенкелегеннән коткарды. Намаз укырга өйрәнәм, Аллаһка шөкер. «Ак калфак» оешмасы җитәкчесе Роза Ягудина, җирлек башлыгы Илдус Саттаров ярдәм итеп торалар – бик зур рәхмәт аларга!


Алия апаның күңелендә нинди генә хисләр кайнаса да, бер генә зарлану авазы да ишетмәдем. Шундый көчле ананың баласы ничек көчсез була алсын?!

Әтисенең ел ашын туры китереп ялга кайткан Фәнис тә сөйгәне белән яныбызга чыкты. Кабат китәр вакыты да җиткән иде инде. Туган йортыңа бер кайткач, тагын шунда барасы авырдыр, дигәнемә ул:

- Мөмкинлек бар иде калырга, алдан да, хәзер дә җаен табып булыр иде, каласым килми. Без бармасак, кем бара? Мин бит илебезне, якыннарыбызны сакларга кирәклеген аңлыйм. Ә монда килеп җитсәләр? Анда безнең илгә каршы шуның кадәр көчле пропаганда бара, күз алдына да китерә алмыйсыз. Менә мин андагы тәртипләрнең безнең илгә керүен теләмәс идем. Бездә әхлаксызлык, тәрбия­сезлекнең чиге дип саналган бик күп нәрсәләр аларда гадәти, тик мин безнең балаларыбызның андый законнар астында үсүен теләмим. Шуңа күрә, андагы әшәкелек безгә килеп җитмәсен өчен без барырга, илебез мәнфәгатьләрен якларга һәм сакларга тиеш. Гомергә ирләр туган җирләрен, гаиләләрен явызлык­тан саклаган, безгә фашизм килергә тиеш түгел, аңа юл куярга ярамый, –
дип, үзенең бүгенге хәлләргә карашын, фикерен белдерде Фәнис.

– Ә инде анда бардыңмы, батыр булырга кирәк. Анда курку юк та ул, ачу гына бар. Ә ул, белгәнегезчә, көч бирә торган хис. Без оборонада торабыз. Ә шәһәрләрне алганда штурм­чылар, махсус өйрәтелгән кешеләр керә. Ил башлыгын әрләүчеләр күп бит инде, минем бу хакта да, хәрби операциянең эчендә булган кеше буларак, фикеремне әйтәсем килә. Минемчә, ул бик зирәк стратег, уйламыйча бер адым да ясамый һәм без аңа ышанабыз. Аның кебек президент юк һәм булмас та, наверное. Без хак юлда. Шуңа хәрби операция зонасына бармау турында уй башыма кереп тә чыкмый. Кайткан көннән бирле һәрвакыт, бигрәк тә кичләрен, гел анда калган егетләр турында уйлыйм, хәзер алай итәләрдер, ә хәзер болай итәләрдер дип күз алдыма китерәм. Монда калсам, андагы иптәшләремә дә, илемә дә хыянәт иткән кебек булачак. Аллаһка тапшырган, барысы да аның кулында.


Беренче карашка ябык кына күренгән Норлат егете Фәниснең үзәге, рухы нык, ихтыяр көче зур булып чыкты. Төпле фикерле, үткен карашлы, батыр йөрәкле бөркет, диеп язарлар иде андыйлар турында борынгы шагыйрь­ләр. Үзе ышанган дөрес­лек өчен көрәштән җиңү белән исән-имин якыннары янына әйләнеп кайтулар насыйп булсын Фәнискә. Сөйгәне белән кавышып, Алия апаны оныклар белән шатландырырга язсын!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев