Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

«Мин авылны сайладым»

Сәлам Күлбаш авылыннан! Исәнмесез, хөрмәтле редакция! «Күңелемдәгесен әйтәм»дә басылган язмага, аклану кебек килеп чыкмасын өчен, җавап бирмәскә дә уйлаган идем.

Ләкин язам, чөнки халык күзенә күренми генә эшләгән эшләр дә җитәрлек.
Иң элек, бу язма авторына зур рәхмәтемне белдерәсем килә. Күпләрнең эчен пошырган, әйтәсе килгәнен җиткергән ул. Бар икән бит әле авыл язмышына битараф булмаган кешеләр дип, куанып та куйдым. Әмма, ни хикмәт, бу рәхмәтле бәндәм мәдәният йортының яңасы булачагын белгәч кенә хафага калган...

Түбәсеннән гөрләп су аккан, ишегендәге тишектән эт кереп йөргән, концерт саен сәхнә артындагы киенү бүлмәсенең идәне сынып кемдер имгәнгән мәдәният йортында 18 яшемнән, (13 ел буе!) булмаган шартларны тудырып, көрәшеп, тырышып эшләгәнне күрми калгансың бит! Әле син, бәйрәм чаралары үткәрү өчен авылдан кеше таба алмагач (чөнки авылда өлкәннәр генә калып бара) Күлбашта туган, башка шәһәрләрдә яшәүче авылдашларны берләштереп, район күләмендә алдын гы урыннарны алган бәй рәмнәрне дә күрми калгансыңдыр... Ул чаралардан соң, авыл киленнәрен җыйган түгәрәк табын чәй ләрен дә эчмәгәнсең, димәк. Кайтыр нигезләре калмаган авылдашларны җыйнап, авылны яшәтергә тырышып үткәргән Авыл көннәрендә дә, корбан ашларында да булу, башка авылдашлар кебек үз өлешеңне кертү бәхете тимәгән, күрәмсең. Бик кызганыч хәл бу!

Ә инде «ЯҢА КЛУБ» хәбәре чыккач, кемгәдер бик җайлы, әзер эш урыны кирәк диеп кенә, авыл клубы язмышы искә төшкән! Гафу итәрсез, хәзер беркая да китә алмыйм шул җаныйларым! Мин бик уйлап авылны сайладым! Авылымны да, эшемне дә, авылдашларымны да бик яратам һәм хөрмәт итәм.

Ә Яңа клуб мәсьәләсенә килгәндә, тумаган тайның билен сындырмыйк. Һәм аңлыйк, ул безнең тырышлык нәтиҗәсе. Бернинди шартлары булмаган, авария хәлендәге клубта да эшли алабыз икәнен раслап тормасак, ул карар кабул ителмәс иде. Күрергә, эшләргә насыйп булсын. Ә аның урынын сайлау, бездән тора торган эш түгел. Аның өчен билгеле шартлар кирәк.

Кадерле авылдашларым! Сез мине бик яхшы беләсез. Минем өем дә, күңелем дә гел ачык. Беребез дә фәрештә түгел, ләкин 13 ел эшләү дәверендә бер генә кешенең дә дорфалыкта, салкын карашта гаепләгәнен хәтерләмим. Киресенчә, олысы-кечесе белән дустанә мөнәсәбәттә яшибез. Безнең авылларыбызда урта һәм өлкән буын кешеләре күбрәк, яшьләр һәм балалар да юк түгел. Без өлкәннәрнең дә күңелен күрергә тырышабыз, яшьләр белән дә уртак тел табабыз. Эштә генә түгел, тормышта да барысы белән дә аралашып яшибез. Авылдагы шәхси чараларда да: хәрби хезмәткә озату, каршы алу, туй, балалары читтә яшәүчеләрнең балалары белән тәүлегенә 24 сәгать элемтәдә – гел бергә без.

Шундый әйтем бар бит: бөҗәк, хуш исле чәчәккә төренгән аланда да, үзенә кунып ләззәтләнү өчен тизәк табар, ә бал корты, хәтта чүп лектә дә, үзенә бал җыю өчен чәчәк табар. Бал кортына хас сыйфатка ия булсак, чишә алмаслык уңайсыз шартларда да, уңышка ирешү юлларын таба белсәк иде.

Бу катлаулы һәм бүгенге көндә борчулар күп булган дөньяда, бер-беребезнең гомерләрен кыскартмый, кирәкмәгән җирләрдән начарлык эзләми, тыныч кына, өч көнлек дөньяның кадерен белеп рәхәт яшик. Гыйбрәтләр күп, күпме кеше авырый, күпмесе үлә. Гаиләләребез, туган-тумачаларыбыз исән-сау булсын, дөньялар тыныч торсын.

Районыбызның йөзек кашы булган газетабызны ямьсез сүзләр белән чуарламыйк. Урында хәл итәрлек эшләрне дөньяга сибеп, үзебезне начар яктан күрсәтмик. Киресенчә, газетага күбрәк язылыйк, авылдашларыбызны, туганнарыбызны туган көннәре, юбилейлары белән котлыйк (газетага язылучы бармак белән генә санарлык бит).

Сорауларыгызга җавап:

1. Мәдәният йортының иске булуын, анда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәргә кирәклеген беләбез, әмма счётчикка, отчётка моның бернинди катнашы юк. Анда люминесцентный энергияне саклагыч лампалар яна, алар кызмый, энергияне бик аз ашый һәм ул бары тик холлда гына янып тора. Бу район күләмендә каралган, террорга каршы профилактик чара буларак эшләнә. Игътибар итсәгез, андый утлар мәчет манарасында да, кибетләрдә дә, медпунктта да янып тора.

2. Март аенда, еллык отчёт концертын куйган көннән, үзизоляция режимы кертелү сәбәпле, мәдәният йортында да, мәктәпләрдәге һәм башка учрежденияләрдәге кебек, чаралар дистанцион рәвештә уздырыла. Барыгызга да мәгълүм, шуңа ялганып минем декрет ялым башланды (авылның демографик хәлен һәм киләчәген кайгыртып) 4 ай минем урында бер кеше дә эшләмәде һәм эшләргә теләк белдергән кеше дә булмады. Документ эшләрен үзем алып бардым.
Хәзер мин, 6 айлык кызым белән тулы булмаган ставкага эшкә чыктым. Чаралар онлайн һәм офлайн режимда үтә. Кызыксынган авылдашым килеп карап китә ала.

Гөлчәчәк Исмәгыйлева. Күлбаш

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    гел шулай кочле бул ...куп авыллар таркала... минем дэ кунел эрни...хыялларын тормышка ашып яна бинаны булуын телим...

    • аватар Без имени

      0

      0

      Эшлэгэн эш интернетта куренергэ тиештер инде ул алай офлайн, онлайн эшлэгэч. Башка клублар клубта да эшли, интернетта да курсэтэ эшен Курсэтерлек эшен булмагач юк инде ул. Эшлэми бит инде клуб, Дорес сузгэ жавап юк.