Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Милләттәшләребез батырлыгы онытылмый

Илебезнең иң данлы бәйрәме


9 Май –Җиңү көне алдыннан барыбызның да хатирәләре яңара. Бу дәһшәтле сугышка үз өлешен керткән, аннан җиңеп кайткач илне торгызган һәм саклаган, Ватан азатлыгы өчен яу кырларында ятып калган солдатларны онытырга хакыбыз юк.

Шушы бөек дата алдыннан бик күп орден һәм медальләр кавалеры булган якташларыбыз турында да искә алып үтү урынлы булыр. Бу уңайдан Яшел Үзән эзтабары Рәхимулла Гарифуллин да безгә мөрәҗәгать итте. Газетабызның якын дусты һәм даими язылучысы Рәхимулла Гарифуллин, үзе дә отставкадагы хәрби буларак, Бөек Ватан сугышында катнашкан милләттәшләребезнең исемнәрен мәңгеләштерүгә, шулай ук аларның хезмәтләрен хәзерге буынга җиткерүгә, әле булса да күмелгән урыннары ачыкланмаган ватандашларыбызны ачыклауга, туганнарына ярдәм итүгә үзеннән зур өлеш кертә. Хәрби кеше отставкага чыккач та хәрби булып кала инде ул. Шундый якташларыбыз ның берсе – подполковник Сәет Нигъмәтуллин турындагы мәгълүматны да ул безгә алып килеп: «Сез ничек уйлыйсыз, Норлатта яшәүчеләр якташлары турында белергә тиешме?» – диде. Әйе, тарихта эзлебез һәм алар турында белергә тиешбез.
Подполковник Сәет Шәгъзай улы Нигъмәтуллин 1907 елның 10 июнендә Төньяк Норлат районының Норлат авылында туган. Балачагы турында бездә мәгълүматлар юк. Ә эшче-крестьян нар Кызыл армиясенә 1930 елда Оренбург өлкәсеннән алынган. 1937 елдан 1938 елга кадәр Испаниядә сугышта, 1939-1940 елларда Совет-фин сугышында катнашкан. Бөек Ватан сугышы башлангач ул Көнь як, Төньяк-Кавказ һәм 1нче Украина фронтларында батырлыклар күрсәткән. Аның укчы-радист, штурман ярдәмчесе һәм полкның өлкән штурманы булып хезмәт итүе билгеле. 1942 елда бер көндә алтынчы тапкыр очышында У-2 самолетында немец фашистлары тарафыннан утка алына, әмма янган самолетын җиргә утырта, үзе исән кала. 1944 елда аның каты яралануы да билгеле.
Әгәр дә, Сәет Нигъмәтуллинның батырлыклары өчен алган орден-медальләрен саный китсәң, алар бихисап. Әйтик, «Кавказ оборонасы өчен», «Будапештны алган өчен», «Венаны алган өчен», «Сугышчан казанышлары өчен» һәм «1941-1945 елларда Германияне җиңгән өчен» медальләре белән бүләкләнүе – бу сугышчының кыюлыгын, кыенлыклар алдында тукталып калмаганлыгын ачык күрсәтә. Шулай, медаль ике яклы дип, юкка әйтмиләр.
Башкаларына килгәндә, Кызыл Байрак орденына да ул өч тапкыр лаек булган, Кызыл Йолдыз ордены, 1нче һәм 2нче дәрәҗәдәге Бөек Ватан сугышы орденнары да бар. Ә Ленин ордены белән 1956 елда бүләкләнгән.
Сәет Нигъмәтуллин сугыштан соң авиациядә хезмәтен дәвам итә, 264нче штурм авиациясе дивизиясенең өлкән штурманы була. Отставкага 1956 елда чыкканлыгы билгеле. 1985 ел мәгълүматларына караганда, күп орден-медальләр кавалеры Мәскәү өлкәсенең Троицк шәһәрендә яшәгән.
Сәет Нигъмәтуллин сугыштан соң туган якларына кайта алгандырмы, бүгенге көндә безнең районда туганнары бардырмы – менә анысы безгә әлегә билгесез. Шуңа карамастан, горурланырлык герой милләттәшләребезне белеп тору комачауламас.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев