Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Милләтебез дип хезмәт итәбез

Бу дөньяның төсен, ямен, зәүкын Кем аркылы, ничек белдем мин? Бишектә үк мине өйрәтүчем, Туган телем – бәгърем, син ул, син!

Безнең туган телебез – татар теле – зур тарихлы, бай, җырлы-моңлы тел ул. Татарстанда 2021 ел Туган телләр һәм халык лар бердәмлеге елы дип игълан ителде. Бу хактагы указга Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 2020 елның 5 октябрендә кул куйды һәм «Телебез – рухи яктан берләштерүче көч», – диде.
Җир йөзендә барлык телләр дә тигез, чөнки аларның һәркайсы кеше язмышы белән бәйле, һәркайсы табигый мирас булып тора һәм без аны, һичшиксез, сакларга тиеш.

Туган тел! Һәркем өчен дә газиз бу сүз. Туган йортыбызның, туган авылыбызның, туган илебезнең кадерле булуын без иң элек туган тел аша тоябыз. Безне хыялланырга өйрәткән әкиятләребезне, тапкыр һәм җор телле булырга өйрәткән табышмак-мәкальләребезне, моңлы һәм хисле иткән җырларыбызны туган тел аша ишетәбез.

Без, Идел Аръягы берләштерелгән клублар челтәренә караган авыл мәдәният йортлары хезмәткәрләре бу уңайдан 30 гыйнвар көнне Мулла Илендә оештырган концертта, Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына старт бирдек.
21 февральдә, шунда ук, «Татар сүзе»дип исемләнгән районкүләм шигырь сөйләүчеләр бәйгесе узды. Анда иллегә якын конкурсант катнашты һәм алар арасында мин дә бар идем. Татар язучыларының шигырьләрен сөйләү номинациясендә II урынга лаек булдым (18 яшь һәм өлкәнрәкләр арасында). Бу гаҗәеп рәвештә узган чараны оештыручыларга: ремонттан соң ачылган шушы җылы, якты һәм бик тә матур мәдәният йорты мөдире Рәзинә Сәйфетдиновага бик зур рәхмәтлебез.

Шул ук көнне Олы Шыр дан авылы мәдәният йортында «Туган телем – иркә гөлем» исеме астында әдәби-музыкаль кичә узды. Кичәбезнең кунагы, авылыбызның бик күп поэма, шигырьләр авторы Ирек Сафин булды. Үзенең иҗат җимешләрен укыды. Ә кичен мәдәният йорты хезмәткәрләре Олы Ачасыр авылына юл тоттык. «Халкым теле миңа – хак лык теле» дигән ике сәгать ярымлык зур концерт бирдек. Халык рәхәтләнеп һәр чыгышны алкышларга күмде. Ә без «артистларга» бу иң зур бәя.

Татар җыры ерак тарихлардан
Алып килә халык хәтерен.
Оялчан ул, моңлы, ягымлы ул,
Үзе салмак, үзе әкрен
.

27 февраль көнне Кече Шырдан авылында зур вакыйгалар булып узды. Профессор Резедә Гание вага истәлек тактасы куелды, Каюм Насыйри исемендәге музей-китапханә ачылды, аннан соң якташыбыз, бөек мәгърифәтче, галим, халкыбыз ның кабатланмас шәхесе Каюм Насыйрига 196 яшь тулу уңаеннан бик матур әдәби-музыкаль кичә узды. Аның туган көне алдыннан бәйге игълан ителгән иде. Ул якташыбызга һәм аның мирасына багышланган әдәби бәйге булды. Анда поэзия һәм проза жанрында үзләре иҗат иткән 29 эш килгән иде. Аларны мәртәбәле жюри бик гадел бәяләде. Бәйгене оештыручылар «Каюм Насыйри туган җирен торгызу» фонды, Бөтендөнья татар конгрессы һәм Яшел Үзәннең туристлык-мәгълүмати үзәге.

Кече Шырдан авылы клубы мөдире Рамил Шакиров әзерләгән прог рамма күңелләргә үтеп керерлек иде. Бу кичәдә түбәндәге мәдәният йорты хезмәткәрләре: Тау Иленнән Гөлфинә Сәлахова, Норлаттан Хөршидә Гайнуллина, Мулла Иленнән Рәзинә Сәйфетдинова, Түбән Урысбагадан Люция Садриева тамашачыларга үзләренең җырларын бүләк итте. Бәйрәмне Рамил Шакиров һәм мин – Наҗия Хәсәнова алып бардык. Җитәкчебез Наил Харуновка һәм музыка өлеше өчен җаваплы коллегабыз Ирек Нәхиповка зур рәхмәт. Ирек Сафин Каюм бабабызга багышлап язган шигырен укыды.

Билгеле инде бу урында «Каюм Насыйри туган җирен торгызу фонды» ның башкарма директоры, ТРның атказанган төзүчесе Асия Гобәйдуллина турында язмыйча булдыра алмыйм. Кече Шырдан авылына чын мәгънәсендә җан өрүче, ватанпәрвәр, көчле рухлы Асиябез булганда татар авылы һәм татар теле беркайчан да югалмас. Рәхмәт сезгә!

Кичәбезне татар халкының гимны булган «Туган тел» җыры белән тәмамладык. Тамашачылар аягүрә басып безгә кушылып җыр ладылар.

Тел кешене дус итә,
Бер-берсенә беркетә.
Бел, балам, син рус телен
Һәм онытма үз телең!

(Ш.Маннур).

Наҗия Хәсәнова,
Олы Шырдан авылы мәдәният йорты мөдире

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев