Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Милләтебез киләчәге ышанычлы кулларда

Апрель – татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай ае, шуңа да без аны шигърият, туган телебез белән бәйлибез.

Һәм ел да язын шатланып Әйшә мәктәбенә юл тотабыз.
Биредә «Тукай безнең йөрәкләрдә» дип исемләнгән муниципаль әдәби кичә узды. Кунак буларак Яшел Үзән муниципаль районы Г.Тукай исемендәге милли-мәдәни үзәге җитәкчесе Клара Филиппова, шагыйрь, галим Ленар Шәехов, шагыйрь Рифат Сәлахов килгән иде.

– Район һәм шәһәребездә Г.Тукайның тууына 137 ел тулу уңаеннан төрле чаралар гөрләп бара. Шигырь сөюче дусларыбыз белән 19 апрельдә Мулла Илендә җыелабыз, шәһәр мәктәп­ләре коллективлары белән 9нчы лицейда очрашачакбыз. Нәтиҗәсе, йомгаклау этабы - 26 апрельдә шәһәр күле буенда музыка мәктәбе янында сәхнәдә оештырылачак. Анда 18 мәктәптән сайланып алынган чыгышлар тәкъдим ителәчәк, – дип сөйли Клара Филиппова.
 

Әдәби кичә кысаларында «Гасырлар аша» XIII Халыкара шигырь укучылар бәйгесе җиңүчеләре дә бүләкләнде. Быел шигырь сөйләүчеләр дистанцион форматта үз сәләтләрен күрсәткән. Анда район һәм шәһәр мәктәпләреннән 30дан артык укучы катнашкан. Шигырь сөйләү осталыгына, интонация, үз-
үзеңне тотуга һәм башка нечкәлекләренә язучылар, шагыйрьләр бәя биргән.

I урынга лаек булган җиңүчеләр – 16нчы мәктәптән Дмитрий Бачков, 18нче лицейдан Ләйлә Хәялиева, Норлат мәктәбеннән Әдилә Гыйләҗева (рәсемдә) рес­публика турында Яшел Үзән данын яклаячак.


– Бу бәйгедә катнашучы балаларның барысы да өметле. Димәк сез киләчәктә лаеклы урын алып, рес­публика дәрәҗәсендә дә чыгыш ясый аласыз. Барысы да тырышлыгыгыздан тора. Әйшә мәктәбенә без чын күңелдән рәхмәтле, ел саен өйгә кайткан кебек, бирегә сөенеп киләбез. Чынлап торып уйласаң, менә мондый чараларны оештыру зур хезмәт ул. Аннан Әйшә мәктәбендә күп төрле милләт балалары белем ала. Шуңа да карамастан, монда миллилек, башка халыклар арасындагы дуслык ярылып ята. Укытучыларга, әти-әниләргә һәм, әлбәттә инде, укучыларга рәхмәт. Без сезнең белән горурланабыз. Сезнең кебек егетләр-кызлар булганда халкыбызның да, милләтебезнең дә, илебезнең дә өмете зур, – дип фикерләре белән уртак­лашты Рифат Сәлахов.


Укучылар бик матур концерт программасы тәкъдим итте. Уен коралларында да уйнадылар, биеделәр, җыр­ладылар, «Аулак өй» күренешен сәхнәләштерделәр. Гомумән, барысы да артистлардан ким түгел һәм бу чарадан бер генә укучы да читтә калмагандыр төсле тоелды безгә. Шуңа да оештыручыларга рәхмәттән башка сүз юк.

Ә инде респуб­лика дәрәҗәсендә чыгыш ясаучы укучыларыбызга уңышлар телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев