Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

«Мич» янгыннары

Узган ялларда төзек булмаган мичләр аркасында берьюлы ике янгын чыккан.

Ике очракта да, бәхеткә, кешеләр үзләре зыян күрмәсә дә, торак йортларны гына саклап калу мөмкин булмаган. Ремплер авылында торак йортларның берсендә мич торбасыннан түшәмгә ут каба.


Ялкынның бөтен мәйдан буйлап бер түбә астындагы торак йортка, мунча һәм сарайга таралу куркынычы яный. Бәхеткә, янгынны тиз арада сүндерү мөмкин була. 4 кв.метр мәйданда мунчаның түшәме генә янып өлгерә. ЯҮМРның күзәтчелек һәм профилактика эшләре бүлеге мәгълүматлары буенча, янгын чыгуның сәбәбе - җылыту мичен кулланганда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу.
Ә менә икенче очракта шулай ук мунча миче аркасында янгын чыгып, шәхси бүрәнә йорт янып бетә. Янгын сүндерүчеләр килүенә ут йортны ялмап алган була инде. Нәтиҗәдә 48 кв.метрга зыян килә.


Статистика буенча ел саен һәр бишенче янгын мич җиһазларын дөрес урнаштырмау һәм аннан файдаланганда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу сәбәпле килеп чыга. Җылыту сезоны башлану белән мичләр аркасында чыккан янгыннар саны аеруча арта.
Күпчелек йорт хуҗалары янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәми, моны акча җитмәүгә сылтый, әмма янгынга каршы чараларны булдыру, морҗаларны корымнан чистарту, төтен торбаларын штукатурлау һәм агарту зур матди чыгымнар таләп итми. Алдан күрелгән саклык чаралары гына акыллы хуҗага артык югалтулардан сакланырга ярдәм итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев