Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Мәңге яшь булып калган Карагуҗа егете – Илназ

Авылдашларны, якташларны матәм көне – зур хәсрәт берләштерде. Хәрби махсус операциядә гомере өзелеп, герой булып калган сержант, безнең укучыбыз – Илназ Равил улы Харисовны соңгы юлга озаттык.

Бу хәбәрне ишеткән минуттан ике атна дәвамында күзләрдән яшь китмәде, җирләр-күкләр елады. Шушы вакыт аралыгында Илназ белән бәйле барлык хатирәләр яңарды. Мәктәптә уздырылган һәр чарадан, һәр вакыйгадан күңелебез белән аны барладык. Һәр укытучы үзенең күңел сандыгыннан шул сыйныф белән бәйле вакыйгаларны актарды. Укытучы белем, тәрбия, тәртип таләп итәргә тиешле кеше буларак, кайчакта, кырысрак, таләпчәнрәк булмадыкмы дигән сораулар да баштан йөгереп узды.
Безнең күңелләрдә Илназ кешелек ле, ярдәмчел, нечкә күңелле укучы буларак сакланып калган. Һәр авыл малаена хас шуклыклары булса да, ул сыйныфташлары, дусларына тугры дус, ышанычлы терәк була белде. Нинди генә хәлләрдә дә дусларын сатмады.
Мәктәпне уңышлы тә мам лаганнан соң, һөнәри белем алу йортында укуын дәвам итте. Тракторчы, шофер һөнәрләрен үзләштерде. 18 яшен тутырганнан соң хәрби хезмәткә алынды. Хабаровск өлкәсендә яхшы гына хезмәт иткәннән соң, контракт буенча калырга карар кылды.
Хәрби хезмәтнең җиденче елында махсус опера циягә җибәрелә. Ул өлкән сержант булып хезмәт итә. Шул көннән әнисе һәм туганнары ут йотып, хәбәр көтеп яши. Махсус хәрби операциянең беренче көннәренннән Илназ үзен батырларча тота. Хезмәттәшләре Илназның берничә тапкыр иптәшләрен үлемнән коткарып калуы турында әйтә. Шундый бәрелешләрнең берсе вакытында Илназ каты яралана һәм һәлак була.
Илназ Равил улы Харисов үлгәннән соң «Батырлык ордены» белән бүләкләнә.
Еллар үтү белән күп вакыйгалар хәтердән җуела. Әмма без тарихтагы бу кайгылы көннәрне онытырга тиеш түгелбез. Гомеренең иң матур вакытында һәлак булган Илназның намус һәм хәрби бурыч төшенчәләрен үзенең тормышыннан да өстенрәк куйганы өчен горурлану тойгысы кичерәбез. Үлгәннәр исәннәр хәтерендә яши.
Илназның әнисенең, туганнарының кайгысын уртаклашабыз! Авыр туфрагы җиңел, караңгы гүрләре якты, урыннары оҗмахның түрләрендә булсын!
Карагуҗа мәктәбе укытучылар коллективы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев