Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

«Мәчеттә балалар көлүен ишетмәсәгез, киләчәк буын өчен борчылыгыз»

«Татар дигәч, күз алдына биюче образы түгел, ә Болгар заманыннан алып, Ислам динен таратучы көрәшче образы килсен», – ди, Осиново мәчете каршында балалар белән күпкырлы эш алып баручы Айнур хәзрәт Шәйхетдин.

  • Җәй айлары якынлашу белән күпчелек әти-әниләр балаларының яллары файдалы үтүен теләп, планнар кора башлый. Бүгенге заманда балалар өчен төрле форматтагы ял, уку-укыту, тәрбия урыннары шактый. Күңел ни тели һәм кесә калынлыгы ниндигә җитә – барысы әти-әниләр хозурында. Ләкин татар халкының милли, дини үзенчәлекләрен, спорт уеннарын берләштереп, балаларга рухи тәрбия бирү юнәлешендәге урыннар юк диярлек.Яшел Үзән районының Осиново авылы каршында эшләп килүче җәйге ял-гыйлем алу курслары әнә шундый сирәкләр рәтендә. Авыл мәчетендә кече яшьтәге балалардан алып, өлкәннәргә кадәр дини белемнәр генә бирелеп калмыйча, аларга хәзерге заман уеннары белән беррәттән, халкыбызның борынгы уеннары аша татарларның милли рухында әдәп-әхлак, тәрбия дәресләре бирелә. Барлык чаралар да нәкъ менә саф татар телендә уздырыла. Дини сабаклар алганнан соң, мәчеткә йөрүчеләр рәхәтләнеп футбол, пионербол уйный, уктан, мылтыктан атып, көч сынаша ала, рухи һәм физик яктан чыныга. Иң мөһиме шунысы: бу күпкырлы, үтә дә җаваплы эшне хәзрәт тормыш иптәше белән бергәләп, бар күңелләрен салып, җиренә җиткереп башкара.Әлеге мәчетнең имам-хатыйбы Айнур хәзрәт Шәйхетдин белән шул хакта сөйләшергә булдым. Аның мәчет эшчәнлегенә, балаларны татар милли рухында тәрбияләүгә карашы игътибарга лаек, минемчә. Бу аның сөйләмендә, эшендә чагыла.– Мин мәчеткә намаз гына укып, гыйбадәт кенә кылып, дога укыдың да, өйгә кайтып китү урыны кебек карамыйм. Мәчет элек-электән пәйгамбәребез Мөхәммәд с.г.в. заманыннан бирле бөтен тормышның үзәге булып торган. Монда кешеләр үзләренең дөньяви мәсьәләләрен чишәргә килгәннәр, йорт кая төзү, кая нинди бизнес белән шөгыльләнү турында киңәшләшкәннәр. Ягъни, мәчет – ул тормышның бөтен өлкәләрен үзенә туплаган үзәк. Безнең мәчеттә һәрвакытта балалар, һәрвакытта бала тавышы, монда һәрвакытта тузан туза. Намаз вакытында кайбер абыйлар кисәтү ясыйлар, ләкин Габбәс р.г.дән хәдис китерелә: «Пәйгамбәребез Мөхәммәд с.г.в. заманында: «Ничек Мөхәммәд с.г.в. Мәдинә шәһәрендәге балаларны мәчеткә җәлеп итте?» дип Габбәс р.г.дән сораганнар. Ул заманда Нәвәби мәчете балалар белән гел тулып торган. Габбәс р.г. әйткән: «Мөхәммәд с.г.в. хөрмә ботагын башта мәчетнең тышкы ягына элде, балалар курка-курка килеп алдылар, икенче юлы ул аны инде эчкә элде, башта балалар алып киттеләр, соңыннан утырып ашый башладылар, шулай балалар мәчеткә ияләштеләр». Ягъни, безгә пәйгамбәребез Мөхәммәд с.г.в. мәчеткә балаларны җәеп итү ысулын күрсәтте, димәк, безгә төрле ысуллар кулланырга мөмкин. Мәчеттә балалар булуы яхшы, изге эш. Аннан соң Солтан Мөхәммәд әл Фатыйхның сүзе бар, ул: «Әгәр сез мәчеттә арткы сафларда балалар көлүен ишетмәсәгез, киләчәк буын өчен борчылыгыз», – дигән. Хәзерге вакытта без тулысынча балалар белән шөгыльләнәбез.
  • – Айнур хәзрәт, быел, белүемчә, сез балалар өчен икенче ел рәттән 10 көнлек җәйге ял-гыйлем алу курслары оештырдыгыз. Максаты нинди?– Аллаһ Тәгалә насыйп итеп, мин монда имам булдым һәм миңа белмим, ни өчендер балалар белән эшләве рәхәт, җиңел. Безнең киләчәгебез дә балалар белән бәйләнгән. Беренче дәресләребезне дә балаларга бирә башладык. Үземнең дә улларым булгач, беренче булып, малайлар килделәр, иптәшемне ярдәмгә чакырдым. Кызлар белән дә эшне алып бардык.Былтыр беренче тапкыр җәйге ял-гыйлем алу курслары оештырдык. Система да башкача иде, малайларны, кызларны, мәктәпкәчә яшьтәгеләрне бер үк вакытта җыйдык. Быел кыен булмасын дип, өч сменага аердык. Иң беренче малайлар, соңыннан кызлар, аннары мәктәпкәчә яшьтәге балалар. Былтыр да ихтыяҗ зур иде, быел тагын да күп. Безнең курслар башкалардан аерылып торадыр димим. Безнең заман балалары икенче төрле, без үскәндәге шикелле түгел. Хәзерге заман балаларына утыртып, аларга 10, 15, 20 минут буена дәресне биреп булмый, аларның фикерләве башка, игътибарлары берничә секундка җитә, соңыннан башкага юнәлтәләр. Без шундый фикергә килдек: балаларны «Алтын кул», «Яшь көч» кебек остаханәләр, уеннар белән җәлеп иттек һәм дә дәресләрдә безнең остаз-укучы аермасы юк, бездә укучы да укытучы булырга мөмкин. Ягъни ун бала килде, уку барышында бишесе алга китте, 2-3 дәрестән соң, бу биш бала теге калган биш баланы өйрәтә башлый, бала баланы өйрәтә булып чыга. Өйрәтүчеләргә өйрәтергә кызык, стимул ала, ә тегеләре: «Бернәрсә белми иде, хәзер мине өйрәтә, миңа да калышмаска кирәк», – дип тырыша башлый. Ә мин – тикшерүче генә. Алар дәрес биргәннән соң, мин аларны тикшерәм. Бер-беребезне өйрәтәбез булып чыга. Мин укытучы түгел, мин – алар белән утыручы, күзәтүче. Һәм мондый рәвештә укыту аларга бара, аларга кызык, алар утыра, иң кечкенәсенә 4 яшь, олыракларына – 13. Яшь аермалары зур булса да, алар бергә рәхәтләнеп бер сәгатьне утыра. Яшь үзенчәлекләренә килгәндә, безгә 6 яшьтән алып, 20 яшькә кадәрге яшүсмер бала килсә дә була. 6 яшьлек бала физик яктан да булдыра ала, чөнки безнең монда спорт уеннары да, сәфәрләргә бару да бар, ул яшьтә укырга да кызыксыну була.
  • Быелгы программада Зө бәр җәт һәм Зәңгәр күлләргә сәфәрләр бар. Балаларны табигатькә алып чыктык, җәяүләп урман аша Зөбәрҗәт күлгә бардык, Зәңгәр күлгә сәфәр вакытында әти-әниләрнең рөхсәте белән балаларны чыныктырып, салкын суда коендырып алдык. Һәр смена ахырында ниндидер тарихи сәяхәт күз уңында тотыла. Әйтергә онытылган: кышкы сезонда да лагерь бар. Без планетарийга да, Кол Шәриф мәчетенә, Яшел Үзән районындагы Татар авылы комплексына да бардык. Бу җәйге ял-гыйлем алу курсларының бер максаты булып, малайларда егетлек сыйфатын тәрбияләү тора. Хәзерге вакытта татарларда татар герое образы, егетлек, каһарман ир-егет образы юк. Мин егетләргә: «Сезгә татар егете, татар кешесе, татар бабае дигәндә, күз алдыгызга нәрсә килә?», – дигәннән соң, бөтенесе: «Башта чигелгән яшел кәләпүш, өстә ак күлмәк, чигүле камзул, кызыл билбау, киң ыштан һәм аклы-кызыллы, чуар читек», – ди. Мин сорау бирәм: «Бу кем? Моның һөнәре нинди?» Без әйтәбез: «Биюче». Бу – биючегә генә хас булган әйберләр. Әгәр тарихка күз салсак, татарларда һәрвакыт көрәш беренче урында булган. Бу бөтенләй көрәшче образы түгел. Бөтенләй аннан ерак, бу – фольклор. Шуңа күрә безнең егетләребез арасында шул егетлекне үстерәсе килә. Татарларда шундый матур күренеш бар, алар үзара эшлекле мөнәсәбәтләрдә йом шаклык белән эш итәләр. Бу Мөхәммәд с.г.в. вакытыннан килә, ул һәр сөйләшүне йомшаклык белән алып барган, тупас кыюлык аша түгел. Хәзер башка мәдәниятләр өс тенлек ала башлады, хәтта урыслар да фотога бармак күрсәтеп төшә. Егетлек белән тупас кыюлыкны бутарга ярамый. Безгә шул йомшаклык белән эш итүне саклап калып, биюче түгел, чын егетлек образы турында уйларга кирәк. Шуңа күрә без малайларда егетлекне тәрбияләүне максат итеп куябыз. Татар дигәч, күз алдына биюче образы түгел, ә Болгар заманыннан алып, Ислам динен таратучы көрәшче образы килсен. Тәварихе әл Болгари ки тап ларында әйтелгәнчә, без нең бабаларыбыз бер мак сат белән яшәде – Зөл карнәй г.с.нең эшен дәвам итү. Зөлкарнәй г.с. бөтен дө нья га Ислам ди нен тара ту максаты белән яшә гән. Бол гар ханлыгы ти рә сендә Ислам дәүләтләре бул ма ган. Безнең дәүләт кая дыр уртада күпаллалык арасыннан калкып чык кан. Егетләребезнең дә, балаларыбызның да ирлекне югалтмыйча, шушы хәерле эшне дәвам итүчеләр булуын телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев