Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Мәчетләрнең нигезе нык булсын

Татар Танае авылында зур тырышлык белән өч ел дәвамында салынган яңа таш мәчет манарасыннан азан яңгырый башлаганга 20 ел була.

Аның нигезенә беренче таш 1998 елның 17 июлендә салына һәм 2001 елның 6 июлендә иман йортының тантаналы рәвештә ишекләре ачыла.
Инде ул танайлылар өчен иң сөенечле көн булып мәңгегә тарихка кереп калган вакыйгадан соң ике дистә ел узган һәм бу датаны әлеге мәчет эчендә бик матур хатирәле, догалы мәҗлес оештырып билгеләделәр. Аны авылның имамы Наил хәзрәт Садриев ачты:

– 20 ел аз вакыт түгел. Төзелештә катнашучыларның күбесе инде мәрхүм. Бүгенге җылы сүзләр, укылган догалар алар рухына да барып ирешсен иде. Алга таба да авылдашларга азан тавышы ишетеп, дога белән, күркәм гамәлләр кылып, изге юлларда шатланып яшәргә насыйп булсын!

Татар Танае мәчетен салуда башлап йөргән, төзелеш материаллары, матди яктан ярдәм күрсәтүчеләрне табуда зур тырышлык куйган Хәлим Һидиятуллин узган мәҗлеснең оештыручысы да. Күңелләргә якты нур булып үтеп керерлек догалар яңгыраган мул табын артында Яшел Үзән районы имам-мөхтәсибе Габделхәмит хәзрәт Зиннәтуллин, якын-тирә авыллардан мулла-мөэзиннәр, мәчет төзелешендә катнашучылар, авыл картлары, Татар конгрессының районыбыз бүлекчәсе җитәкчесе Әлфия Мирхәйдәрова, шәһәрнең мөслимәләр оешмасы вәкилләре һәм башка чакырылган кунаклар очрашты.
Хәлим ага килүчеләрне авыл тарихы һәм халыкка хезмәт күрсәткән муллалар исемлеге белән таныштырды, хәтта бүгенге мәчеткә нигез салу вакыты төшерелгән документаль фильм да әзерләгән иде.

– Мөхтәрәм кардәшләр, безнең авыл гомер-гомергә динле булган. Моннан 720 еллар элек Болгар шәһәреннән Ислам динен тотучы Җәммәт бабай үзенең балалары белән шушы Гөбенә елгасы буена килеп утырган, нигез салган. Без аның нәсел буыны булабыз. Риваятьләргә караганда, Татар Танаенда ике мәчет халыкка хезмәт күрсәткән. Заманында, күренекле якташыбыз Каюм Насыйри да безнең авылга килеп йөргән. Мөхәммәтша мулла белән иске зиратыбыздагы кабер ташларының язмаларын өйрәнеп, укып, язып калдырган. Иң борынгы ташлы каберләрнең берсендә Акъдәүләт исемле кеше, икенчесендә 1533 елда Ингуҗи улы Инзилни күмелгән, авылыбыз борынгы, – дип, бик кызыклы мәгълүмат белән уртаклашты ул.

Илебездәге дингә каршы шаукым Танайны да читләп үтми, әлбәттә. 1938 елда мәчетләренең манаралары төшерелә. Азансыз яшәгән вакытларны, иман йортына ярдәм күрсәтеп торучы Равил Зиннәтуллин да телгә алды:

– Мәчет булмаган заманнарда да авыл Аллаһыбызга табынып яшәде. Җомга, бәйрәм намазларын Разия апа өендә укыдылар. Безнең авыл әле, шөкер, динле. Кайсыбер урыннардагы кебек кеше күмәргә дә аптырамыйбыз, юучылар, укучылар, соңгы юлга шәригатьчә, тиешенчә озатучылар бар, – дип, аннары, барыбызның да күңелен тырнап торган мәсьәләгә дә тукталып, дәвам итте, – ул заманнарда мәчет бетерү булса, хәзер мәктәпләрне яптылар. Инде мәчетләребез торгызылды, мәктәпләрне дә шундый киләчәк көтсә иде, бер бала гына булса да – ул үз авылында укырга тиеш.

Татар Танаенда, яңасын салырга керешкәнче, 1992 елның октябрендә иске мәчетнең манарасын күтәрәләр. 54 елдан соң авыл өстендә кабат азан яңгырый башлый. Оркыя ханым Кәримова авылдашларына Ислам дине нигезләрен укыта. Барысын бергә санасаң, аңарда 50ләп шәкерт дини белем ала. Бүгенге имамнары Наил хәзрәт тә Оркыя апа шәкерте.

Бу күркәм чара Татар Танае мәчетенең 20 еллыгын билгеләү буларак оештырылса да, аның асылында тирәнрәк мәгънә – динне, милләтне, авылларны саклау ята. Язманы Габделхәмит хәзрәт Зиннәтуллинның бик үтемле вәгазеннән өзек белән тәмамларга булдым. Мәҗлестә булган һәркемнең йөрәгенә үтми калмагандыр, мөгаен.

– Бүгенге бәйрәмнең олылыгын, котлылыгын күреп сөенергә дә Аллаһы Тәгаләбез насыйп итте. Мәчетләребез шулай нык булып, Ислам нурын чәчеп, илгә-көнгә рухи тәрбия биреп торсын. Халкыбыз мөслим-мөслимәләр булып яшәсен. Безнең бурычларыбыз күп. Мәчет ул шул ук мәдрәсә дә, җәннәткә ирешү өчен сукмак та. Безне чын мөселман итеп җитештерә торган да урын ул. Чөнки Аллаһы Тәгалә каршына өлгергән килеш кайтырга кирәк. Шулай ук, мәчет – ата-бабаларыбыз калдырган мирас та. Алар динебезне саклап безнең көннәргәчә китергәннәр, ә киләчәк буынга аны тапшыру безнең өстә. Динне югалтмас өчен мәчет кирәк. Бүгенге догалы бәйрәм өчен әрвахларның да рухлары шатлана. Без динебезне, телебезне югалтмаска бурычлыбыз. Үзебездән соң динсез, телсез, адашкан-саташкан кяфер буын калдырудан Аллаһ сакласын! Мәгънәле тормышта, ниндидер файда китерерлек итеп яшик.

Бүген дә бергә җыелганбыз, бәйрәм хисе белән генә таралышу булмасын, өстебезгә вазифаларыбызны да салып китик. Менә мәчет 20 ел яшәде, ул тагын шулай 10-20 ел яшәрме, дигән мәсьәлә тора. Әгәр дә «әйе» дип җавап бирәсең икән, аны яшәтерлек динле балалар-оныклар тәрбияли алдыңмы син? Ир кеше, «яшәр», дип нигезсез, һава тибрәтеп буш сүз сөйләргә түгел, лаеклы буын үстерергә тиеш. Мәчетләребезнең нигезе нык булсын, һәр көнне биш азан яңгырасын, намазларга йөрүчеләр саны артып торсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев