Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Марсель Әхмәдуллин һәм Марсель Вәгыйзов, Карәтмән авылына кергәндә үк урнашкан зират хакында нинди фикердә

Карәтмәнлеләргә Мәкаль: «Авылы башканың Кавеме башка», дигән. Карәтмәнлеләрне мин Өченче елым беләм. Авыл матур, кешеләре Ачык, уңган, күренекле. Монда укытуым белән Мин үзем дә бәхетле! Йөзләрендә нур балкыйдыр, Бер эштән курыкмыйлар. Мәчет, зиратлар караулы, Өлкәннәрне зурлыйлар. Укучыларымны яратам: Бар да тырыш, үҗәтләр. Иң иманлы кешеләрне Үзенә тарта мәчетләр. Эш, хезмәт сөючеләрне Зурлыйдыр Аллаһыбыз. Чистадыр авыл эчләре, Аларга сокланырлык! Дөньялар тыныч булсын да Эшләре барсын алга! Бәхет, куанычлар телим: Һәммәгез, барчагызга! Тыныч көннәр,сәламәтлек – Барсын алар янәшә. Сездән бик үрнәк алырлык, Сездә бар да кешечә...

Карәтмән авылына кергәндә үк зират урнашкан булса да, нигәдер, башка урыннардагы кебек шикләндерми. Матур, зиннәтле коймасын, зират эченең чисталыгын күргәч, күңел сөенә. Авыл башына дога укып керәсең, дога укып сәфәр чыгасың. Бу да күңелгә бик хуш килә.

Мәчеткә очрашуга, авыл халкына мәкамле Коръән уку, азан әйтү серләре белән бүлешергә килгән Марсель Әхмәдуллин һәм Марсель Вәгыйзов та иң беренче шул фикерләрен әйтте.

«Матурлык дөньяны коткара» дип юкка гына әйтмиләр. Авыл халкы хәзрәтләрдән дә уңган. Күптән түгел вафат булган имам Фәйзрахман абый, хатыны укытучы Мәрьямбану апа да авылда дин таратуга күп өлеш керткән кешеләр. Аларга кадәр бу вазифаны башкарган Нигъ­мәтҗән бабайның исемен дә юкка гына мәчеткә кушмаганнардыр. Шулай ук, аның белән бу эшне башкарган барлык авылдашларына Аллаһыбызның чиксез рәхмәте яусын, урыннары җәннәттә булсын. Исәннәргә Аллаһ гомерләр бирсен.

Бүгенге көндә имам булып хезмәт куйган Әхтәм хәзрәт Ибраһимовны да бары мактап кына телгә алырлык. Авыл өчен ул, Фирая ханым Фәйзуллина кебек, янып-көеп яши, һәр эшне башлап йөрүче. Бөтен гаиләсе белән «Карәтмәнем», дип тырышалар.

Мәчет өчен, авыл өчен вакытларын, көчләрен дә кызганмыйлар. Әхтәм хәзрәт мәчетнең һәр эшендә булышкан авыл халкына, ярдәм итүчеләргә бик рәхмәтле.

Шулай ук укырга йөрүче кызлар, бер егетебез Фидарис та хәзрәткә бөтен башлангычында ярдәм итә. Тырышып дин гыйлеме алалар, уңышлары сөендерә, бердәмлекләре сокландыра! Берүк күз тимәсен. Мәктәп укучысы Альмирның, әле бакчага гына йөрүче акыллы, чибәр Мәрь­ямнең мәчеткә йөрүе нур өстенә нур өсти. Авылда бик күп Коръән ашлары үткәрелүе халыкның дингә тартылуын сөйли. Хаҗга баручылар да арта!Бу авылда өченче ел гына мәчеттә укытсам да, хәзрәтнең, шәкертләремнең, авыл халкының хөрмәтен тоеп яшим. Каратмән халкына бик рәхмәтлемен. Дөньялар тынычланып, авылларының тагын да алга китүен күреп, иминлектә, рәхәттә сөенеп яшәүләрен телим.

Сөмбелә Абдуллина.
Бишнә

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев