Маңгай түгел, күңел күзең күрсен
Ничек диләр әле, күңел күзең күрмәсә, маңгай күзе... Мәкальнең ахырын язып тормыйм. Әмма мәгънәсен укучылар бик яхшы аңлый.
Бүгенге язмам герое да инде озак еллар маңгай түгел, ә күңел күзе белән дөньяны тоеп, яратып, уфтанмыйча, язмышына үпкә белдермичә, һәр көненә шөкер кылып яши. Норлат авылыннан сәнгатькә, мәдәнияткә гашыйк Илгиз абый Кашаповны яхшы белсәк тә, күптән күрешкән юк иде. Очрашу теләген белдергәч тә, берсүзсез ризалашты. Аны боегып кына яшидер, дип уйлап, ялгышканбыз. Ул безне өеннән читтәрәк территориядә урнашкан хуҗалыгында куяннар, кошлар, кәҗәләре арасында көр тавыш, шәп кәеф белән каршы алды.
Мине Аллаһ Тәгалә дөнья белән ахирәт арасында калдырган кебек. Ник дигәндә, дөньяны, кешеләрне күреп бетермим, чыгып йөри алмыйм. Шулай да, ахирәткә барасым килми әле, вазифам бетмәгән кебек. Бу бәхетме яки сынаумы, дигән уй килә башка. Күп очракта үземне бәхетле дияр идем, – дигән фәлсәфи уйлары белән әңгәмәбезнең башланганын сизмәдек тә.
Хәдичә апа белән Билал абый гаиләсендә бишенче булып дөньяга килгән сабыйның тумыштан күзләре күрми. Ул чакта табибларга түгел, ә әбиләргә, күрәзәчеләргә йөрүне өстенрәк күрәләр. Бер әби әнисенә күкрәк сөтен тамызып карарга киңәш итә. Әллә инде бу ысулның ярдәме тия, ике яшендә малайның күзләре ачыла. 92нче елларга кадәр Илгиз абый күзлек белән йөри, менә аннан сәламәтлеге үзен нык сиздерә башлый.
Унбишләп операция кичердем, 8 ай РКБда яттым. Табиблар, профессорлар күзгә кагыла алмыйбыз, ертыла диләр иде. Бүген яктылыкны, ак белән караны аерам. Үземне-үзем карап йөртә алам, хайваннар тотам. Кәшифә әбием, хәсрәт булганчы, туфрак булуың яхшы, дия торган иде. Хәсрәт буласым килми, тырышам, өйрәнәм. Дин дә бик көчле тәэсир итә, ярдәме зур, – дип дәвам итә Илгиз абый.
Язмам герое Норлат мәктәбенең татар сыйныфын тәмамлый. Кечкенәдән сәнгатькә, әдәбияткә гашыйк егетнең укытучылар театр юнәлеше буенча китүен тели, әмма әнисе каршы килә. Җирне яраткан кеше буларак, Авыл хуҗалыгы институтына керә.
12 ел совхозда бакчачылыкта эшли, алдынгы технологияләрне куллану буенча төрле шәһәрләрдә белемен ныгыта, бик күп командировкаларга йөри. Хәзер дә үзен агачларны кисү буенча фикер алышырга чакыралар, күзе күрмәсә дә, киңәшләрен бирә. Аннан хезмәтен авыл Советында дәвам итә. 16 ел башкарма комитет җитәкчесе була. Бу елларда авылга автомат ут, су керә, юллар салына, плотина барлыкка килә, спорт комплексы төзелә һәм башкалар.
2001 елда Илгиз абыйны мәдәният йортына режиссер буларак чакыралар. Дөресен генә әйткәндә, кайда гына эшләсә дә, мәдәнияттән аерылганы булмый. Бу юлы «Нур» балалар театр студиясен оештыра. Анда мәктәп укучылары бик теләп йөри. 2004 елда Яр Чаллыда әлеге театр студиясе Т.Миңнуллинның «Кәрлә мәктәп баласы»н «Алтын битлек» фестивалендә уйнап, диплом һәм бүләкләргә ия була. Гомумән, Норлатның мәдәни дөньясын Кашапов фамилиясеннән аерып карап булмый.
Илгиз абый, нинди генә язмыш сынауларына дучар булса да, тормышына рәхмәтле. Күрше Шуширмә авылы кызы, инглиз теле укытучысы булып кайткан Резидә белән кавышып, кызлары Әдилә, уллары Азатны тәрбияләп үстерәләр. Бүген ике онык сөяләр.
– Хәлең ничек дип сорыйлар. Минем хәлне…
Язманың дәмавын газетабызның 6 декабрь саныннан укый аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев