Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Мамадыш-Әкил авылы мәдәният йорты hәм китапханәсе белән берлектә оештырылган безнең икенче икмәгебез - бәрәңгегә багышланган «Бәрәңге бәйрәме» узды

Вак-вак итеп турап, яшь киленнәр Табаларда сине биетә. Кайнар боткаң ашап, эшчән ирләр Тәннәренә җылы йөгертә.

- Бик зур рәхмәт авылдашларга,  үзлэренең күңел жылысын биреп пешереп килгән күчтәнәчләре өчен. Бәрәңгедән бик күп төрле нигьмәтләр пешереп булуына без ышандык. Бәрәңге тарихы белән таныштык, конкурсларда катнаштык, тәм - томнар белән сыйландык, учакта пешкән бәрәңге ашадык. Кыскасы бик күңелле ял иттек. Тагын шундый бәйрәмнәрдә очрашырга насыйп булсын, -  ди Мамадыш-Әкил авылы китапханәсе мөдире Гөлназ Салаватова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев