Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Мәдинә Дәүләтшина: «Шөкер, бәхетле гомер кичердек!»

Кызлар сөйгән ярларына кияүгә чыкканда, булачак ирләренең кыз туганнарына сагаеп карый.

Чөнки тирә-юньдә каен апа, каен сеңелләре белән тыныша алмый гомер итүче килен мисаллары буа буарлык. Ә менә Айдарда гомер итүче Мәдинә апа Дәүләтшинага (фотода) бу бөтенләй кагылмый. Ул киресенчә, иренең кыз туганнары булуына шат һәм рәхмәтле.

Мәдинә апа Айдар авылында ишле – алты балалы гаиләдә туып үскән кыз. Мәктәпне тәмамлагач, Лаеш авыл хуҗалыгы техникумында хисап-учет буенча белгечлеккә укый һәм унсигез яшендә үзләренең «Вахитов» колхозына эшкә кайта. Бу якларда «яхшы сыерны читкә җибәрмиләр» дигән әйтем бар, менә Мәдинә апага да туган авылында төпләнеп калырга насыйп була. Үзеннән өч яшькә олырак Шамил чибәр, тырыш кызга күз сала. Ике елдан соң кавышып, 1980 елның матур июнь аенда гаилә коралар.

– Яхшы гаиләгә килен булып төштем, ирем Шамил дә әйбәт булды, шундый язмышым өчен Аллаһка шөкер итәм, – ди ул. – Утыз ел каенана, утыз дүрт ел каената белән яшәдем, әмма зарланып әйтергә бер сүзем юк. Тату, матур гомер иттек. Иремнең кыз туганнары белән дә дус булдык, бик әйбәтләр, хәзер дә шулай. Төп нигез булгач, гел кайтып йөрделәр, капкадан кергәндә үк нинди эш барлыгын карап керәләр иде. Чәй эчеп алалар да, җиң сызганып эшкә тотыналар. Хәзергәчә бик ярдәмләшеп яшибез. Гомергә синең бала, минем бала дип тормадылар, аслары юеш­ләнсә дә, нишләсәләр дә, үзләренеке кебек карадылар. Рәхмәт әйтмичә, ни дисең инде. Кыз туганнар үз итмәсә, чукып, талап торса тормыш та бармый­дыр ул, өйдә әти-әнинең дә мөнәсәбәте башка буладыр. Шөкер, бездә андый хәл юк та, булмасын да.

Хәзер инде лаеклы ялда. Эшкә йөгерәсе юк, тормышның тәмен татып, ләззәтен тоеп яшибез. Ирем белән бакчада кайнашабыз, сөйләшәбез, үткәннәрне искә алабыз, кара-каршы утырып, тәмләп чәй эчәбез. Дөнья куганда вакыт тимәде. Ходай биргән гомерләрне тынычлыкта, саулыкта яшисе иде. Дөньяларыбыз гына имин булсын, дип телибез.

Мәдинә апа техникум белеме белән генә канәгатьләнмичә, Авыл хуҗалыгы институтын да уңышлы тәмамлап, югары белемле экономист дипломын ала. Үзләренең «Вахитов» колхозы таралганчы баш экономист, ә инде «Красный Восток» килгәч, лаеклы ялга чыкканчы хисапчы булып эшли. Һәр сан өчен җаваплылык тотарга кирәк булган катлаулы эшен Мәдинә апа гомере буе яратып башкарган.

«Алай авырлыгын тоймадым. Күңелем биреп эшләдем. Балаларны каенанам белән каенатам карады, кайткан төшемә ашарга пешкән була иде. Бик рәхмәтле мин аларга, урыннары җәннәттә булсын!» – ди әңгәмәдәшем.

Пенсия яшенә җиткәч тә, отчетларын тапшырып, лаеклы ялга китә ул. Олы яшьтәге, саулыгы какшаган каенатасына тәрбия кирәк була. Каенанасы да ун ел авырый аның, биш елын урында ята. Аны каенапалары һәм каенсеңеле бик ...

Язманың дәвамын газетабызның 3 ноябрь саныннан укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев