Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Лилия Тачаева бронза медальгә лаек булды

Осиноводан Тачаевлар гаиләсе «Нечкәбил-2022» республика бәйгесе җиңүчесе

Конкурс агымдагы елның язында башланган иде. Бәйге турларында һәр гаилә биремнәрне үтәде – үзенә презентация ясады, иҗади номерлар күрсәтте, гаиләнең яраткан традицион ризыгын әзерләде һ.б. Моннан тыш гаилә ярты ел дәвамында хәйрия чараларында катнашырга
тиеш иде.
⚡⚡Нәтиҗәләр буенча Тачаевлар гаиләсе мактаулы III урынга лаек, ә С.К.Гыйматдинов исемендәге Осиново гимназиясе хореографы Лилия «Энҗе Нечкәбил-2022» титулына ия булды.

 
Көндәшлек көчле иде. Нинди генә һөнәр ияләре катнашмады. Без гаиләбезнең сценариен үзебез мөстәкыйль язып, презентацияне күрсәтеп, югары бәя алуыбыз белән горурланабыз. Нәтиҗәгә ирешергә ярдәм иткән һәркемгә – Яшел Үзән районы һәм Осиново җирлеге җитәкчелегенә, гимназия коллективына, «Бәрмәнчек» коллективы артистларына һәм минем яраткан «Алтын» бию ансамбленә рәхмәт белдерәсебез килә, – дип хис-кичерешләре белән уртаклашты Лилия.

 
👏👏Якташыбызны зур җиңүе белән котлыйбыз! 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев