Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Ленар Абзалов: «Тормышның кадере артты»

Егетләребезнең гомуми мобилизация буенча махсус хәрби операциягә алынуына төгәл бер ел вакыт узып та китте.

Якыннарын озатучылар өчен бу айлар, әлбәттә инде, мәңгелек сыман тоелгандыр. Телефон шалтыравын көтеп, бер сүз ишетергә тилмереп яшәүнең ничекләр авыр булуын кадерлеләре шунда булган кешеләр генә белә. Ни кызганыч, районыбыз өчен югалтулар да булмады түгел.

Бер ел үтте, тиеш булганча, якташларыбыз акрынлап икенче тапкыр ялга кайта башлады. Төрле сәбәпләр аркасында якыннары белән беренче генә күрешүчеләр дә бар.
Норлат егете Ленар Абзаловны без бер төркем якташларыбызны мобилизация буенча озатканда хәрби комиссариат янында видеога төшереп алган идек. Ике кечкенә баласы барын, повестка алгач, югалып калмыйча, китәргә әзер булуын авыз ерып сөйләгән иде ул безгә. Нәкъ менә бер елдан соң очрашырбыз дип кем уйлаган. Ялга кайткан махсус хәрби операциядә катнашучылар белән район җитәкчелеге даими очрашып тора. Бу юлы алар арасында Ленар да бар иде. Бер күрүдә танымадык та без аны. Үзгәргән, җитдиләнгән, ябыккан. Ял йортыннан кайтмаган шул. Мөмкинлектән файдаланып, аралашып алдык.

– Бер ел әллә ни күп вакыт та түгел кебек, әмма ул мине бик нык үзгәртте. Нинди якка дисезме? Тормышның бәясен һәм кадерен белә башладым.

Ленар мәктәпне тәмамлагач, хәрби бурычын үтәп, Оренбург өлкәсендә танк командиры булып хезмәт итә. Кайткач эшкә урнаша, өйләнә, бүгенге көндә 8 һәм 10 яшьлек ике улы бар. Илдә барган вәзгыять кенә тормышын 100 процентка үзгәртә ди­сәң, арттыру булмас. Казанда өйрәнүләр узгач, хәрби операция зонасына озаталар һәм беренче көннән үк алгы сызыкта үзләренең көчләрен күрсәтергә туры килә. Ленар бу көннәрдә үлем белән йөзгә йөз берничә тапкыр очраша.

«Мондый чакта бөтен тормышың бер мизгелдәй күз алдыннан үтә. Гомеремдә дә онытылмаслык, тет­рәндергеч көннәр иде бу. Исән калырмын дип уйламадым. Тормыш белән җиде тапкыр хушлаштым. Шөкер, мине Аллаһ саклады», – ди ул.

Бүгенге көндә исә комендант батольонында хезмәт куя, ягъни гаскәрләрнең вакытында, куркынычсыз һәм оешкан төстә хәрәкәтен тәэмин итү, шулай ук аларның урнашкан районнарында гомуми тәртипне саклау белән мәшгуль.

– Беренче тапкыр ялга май аенда кайткан идем. Юлны да санасаң, отпускабыз 23 көн тәшкил итә. Гаиләне, тәмле өй ризыкларын сагынып кайтабыз. Азык-төлек, кием-салым белән без тулысынча тәэмин ителгән. Китәсе киләме, дип сорыйсыз. Ничек дип җавап бирергә? Килә дә, килми дә, дияр идем. Чөнки, дуслар шунда булганда, мин монда битараф кына кала алмыйм. Урысбага, Яшел Үзән егетләре белән бергә хезмәт итәбез. Дөресен генә әйткәндә, бу хәлләр барысы да бетеп, бөтенләйгә кайтасы, кешечә яшисе иде. Бар теләк шул! – ди Ленар Абзалов.

Чынлап та, дөньяларыбыз тизрәк тынычлансын да, күкләребез аяз булсын иде. Ленарның да һәм башка егетләребезнең дә исән-имин әйләнеп кайтуларын түземсезлек белән көтеп калабыз.
https://heroes-tatarstan.ru./

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев