Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
#яшелүзәнрайонытуганавылым

«Кызыбыз – өебезнең нуры!»

Безнең тормышыбыз да бер нәрсә дә очраклы түгел, үрләре-чокырлары, дус-дошманнары, күрешәсе-аерылышасы затлары белән инде гомер юлыбыз без туганчы ук сызып һәм билгеләнеп куелган, диләр.

Язма һәм фотолар «ЯҮ» архивыннан

Һәр очрашкан кеше безгә ниндидер тәҗрибә, акыл һәм зирәклек өсти, ә бөек көчләр кемнедер язмышыбызга кертә, ниндидер максат белән каршыбызга чыгара.

Бишнәдә яшәүче Рузилә белән Илнур Харисовларны да, киләчәктә нәкъ менә тапкан анасына туган көненнән үк кирәк булмаган нарасый кызны үзләренең пар канатлары астына алсыннар өчен матур пар итеп кавыштыргандыр, мөгаен.

Рузиләне Карагуҗа авылында кибетчене алыштырып торуын сорыйлар. Эшкә барганда беренче көнне үк очраша алар. Илнур борылып карый, Рузилә карый... Июнь аеның бер көнендә егет кибеткә керә һәм танышып, сөйләшеп китәләр. Яшь аермаларын һәм баласы да булуын сәбәп итеп, Рузилә каршы килә, әмма Илнур нык тора. Яшьләр, шулай итеп, 2005 елның октябрендә кавыша. «Каенанам да каенатам да бик әйбәтләр, якын итеп кабул иттеләр, рәхмәт аларга!» – ди әңгәмәдәшем.

Башта, өч еллап Бишнәдә фатир «снимать» итеп яшиләр, аннары «Авылда яшь гаиләләргә торак төзү» илкүләм программа нигезендә җирлек йорт бирә (дәүләттән 1 млн. 83 мең сум ярдәм күрсәтелә, калганына 3%лы кредит алып, түлиләр). 2008 елда шунда яши башлыйлар, 2009 елда инде төзелгән-төзекләндерелгән, документлаштырылып үзләренеке булган өйдә пропискага кереп, эшләре бетә. Тырышлык, үҗәтлек белән шулай итеп барын да булдырып яши Харисовлар. Олы уллары Рамил (Илнур аны үзенекедәй якын итә) Яшел Үзән медицина колледжында белем ала, бик актив егет, авылда бер өмә дә аның катнашыннан башка узмыйдыр. Айнурлары 8нче сыйныфны тәмамлый – физика дәресен бик тә ярата, әлеге фән белән мәш килә, җырлый, бии, чараларда катнашып үсә. Рузилә моңлы гаиләдән, 5 кыз бертуган алар һәм барысы да җырлый, әтиләре гармунда уйный.

(Кыскартып бирелде)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев