Кышны озату - елда иң күңелле һәм көтеп алынган бәйрәмнәрнең берсенә әверелде
Якшәмбе көнне Норлат авылында кыш белән саубуллашуга багышланган традицион күңел ачу чарасы узды.
Бәйрәм бик күңелле үтте. Кунаклар һәм биредә яшәүчеләр Норлат мәдәният йорты хезмәткәрләре әзерләгән бай программа карап, күңелләрен күтәрде.
Бәйрәм башланыр алдыннан котлау сүзләре белән Норлат авыл җирлеге башлыгы Илдус Саттаров чыгыш ясады.
Бәйрәм биюләр һәм җырлар белән башланып китте. Теләүчеләр кайнар коймак белән чәй эчтеләр һәм коймак пешерделәр. Аннары уеннар, конкурслар башланды, анда катнашучылар көч, җитезлек, кыюлык һәм хәйләкәрлек буенча көч сынашты.
Шулай ук, теләүчеләр өчен тарелкалар ясау буенча мастер-класс оештырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев