Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

«Кушкапка уеннары» – уникаль проект

Олы Карагуҗа авыл җирлегендә «Кушкапка уеннары-2022» VII фольклор фестивале узды

Быел катнашучылар Татарстан Республикасының Биектау, Югары Ослан районнарыннан һәм Марий Эл Республикасыннан килгән иде.
Фестивальнең форматы уенга корылган. Уеннарның нигезе – халык традицияләре. Һәм аның максаты – Татарстан Республикасының төньяк-көнбатыш төбәгенең онытылган традицияләрен торгызу, бу Зеленодольск муниципаль районын үстерү өчен дә бик мөһим.
Фестивальдә катнашучыларның барысына да истәлекле дипломнар һәм бүләкләр тапшырылды. «Кушкапка уеннары» фольклор фестивале — ул уникаль проект, аны тормышка ашыру район тарихы турында күбрәк белергә, ата-бабаларыбызның гореф-гадәтләрен сакларга һәм яшь буынга тапшырырга мөмкинлек бирә. Актив катнашучы коллективларга афәрин!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев