Яшел Үзән

«Курыкмыйча эшләргә кирәк!»

Күгәйдә җирлек башлыгының хисап сессиясе бик тә үзенчәлекле көнгә – Фәния Хисаметдинованың туган көненә туры килгән булып чыкты.

Шуңа күрәдер, авылның өр-яңа мәдәният йортында җыен түгел, ә ниндидер бәйрәм атмосферасы хөкем сөрә иде. Һәм Фәния ханымның чыгышы да һәр хатын-кызның күңеленә хуш килерлек матур нотадан – район башлыгыннан матур теләкләр һәм чәчәк гөлләмәсе кабул итүдән башланды.
Ә аңа кадәр Михаил Афа насьев, клуб фойесында үзләре җитештергән про дукцияләрдән күргәз мә оеш тырган Күгәй уңган нары белән аралашты. Һәрберсе янында туктап, эшчәнлекләре турында сораштырды, проблемаларын тыңлап, чишү юлларын һәм ярдәм тәкъдим итте, киңәшләр бирде.

– Сез авылның тоткалары, бөтен өмет сездә, – диде район башлыгы, – әмма сез аерым-аерым яшисез, берләшергә кирәк. Бердәм булгач – яшәве дә җиңелрәк. Оештырыгыз кооператив.
Бакчасында ферма салырга планлаштырган, каз үрчетүче Гыйләҗевларга бу турыда тагын бер кат уйлап карарга киңәш бирде. Бәлки ташландык фермалар бардыр, шуларны карарга кирәк, диде.

–Гомумән, шәхси эш мәкәрләрне җыеп, инде бу юнәлештә уңышлы эшләүчеләр янына алып барырга, тәҗрибә уртак лашырга кирәк һәм һич шиксез аларның карашлары үзгәрәчәк. Мин дә шулай булдыра алам бит, миңа да киңәергә вакыт, дигән уй туачак. Бары тик алга барырга кирәк! Чыңгыз хан да әйткән бит: «Курыксаң эшләмә, эшләсәң курыкма, эшләмәсәң – бетәсең», – дигән. Курыкмыйча эш ләргә кирәк. Дәүләт яр дәменнән дә баш тартмагыз, алырга тырышыгыз, — дип дәвам итте Михаил Павлович сүзен.

Туган көне бит әле, дип, Күгәй авылы җирлеге башлыгын, әлбәттә, беркем дә хисап тотудан азат итмәде һәм ул башкарылган эшләр, алда торган максатлар белән таныштырды. Киләсе биш елда үтәләсе бурычлар халык мәнфәгатьләрен кайгыртып куелган: җирлектә ял паркын булдыру, чиш мәләрне төзекләндерү, юл ларга таш җәю, яңа электр линияләрен үткәрү, Күгәй мәктәбенә ремонт, балалар мәйданчыклары ясау, зиратларны тәртиптә тоту.

– Алда торган планнар бик зур. Авылдашлар бердәм булып (өмәләрдә катнашу һәр кешенең бурычы), район һәм республика ярдәме белән без аларны башкарып чыгарбыз дип уйлыйм, – диде үз чыгышында Фәния Хисаметдинова. – Узган ел «Каздорстрой» җитәкчесе Равил Гарипов Тау Иле авылына зур бүләк ясады – 1 миллион сумга авыл мәчетен яңартты, 310 метр юлга асфальт валчыклары җәйде, китапханә тәрәзәләрен алыштырды. Авылдашыбыз Рафил Җәләлиев Бөек

Җиңүнең 75 еллыгына, сугышта катнашкан барлык авылдашларыбызның исемлеге язылган гранит обелиск бүләк итте. Аларга олы рәхмәтебезне җиткерәбез.
Җирлек территориясен дә халыкка ике ФАП, ике мәдәният йорты, почта хезмәт күрсәтә, башлангыч мәктәп һәм китапханә, спорт клубы, дүрт кибет эшли. 222 хуҗалык исәпләнә, шуларда 226 мөгезле эре терлек, 408 оя умарта бар. Биредә яшәүчеләрнең тырышлыгын шул саннарда күреп була. Үзсалым акчасы быел 18 яше тулган һәм җирлектә теркәлгән һәркемнән 500 сум билгеләнгән.

Узган ел 300әр сум тапшырганнар – аңа урамнарга вак таш җәелгән, калган 149 мең сумын быел юл салдыруга тотачаклар. 2021 елда үзсалым акчасына, шулай ук, авыл эчендәге юллар каралачак, балалар мәйданчыгы ясау планлаштырыла һәм урам утларын карау-төзәтүгә тотылачак. Сүз уңаеннан, Тау Илендә республика программасы буенча 18 фонарь куелган.
Докладны тыңлаганнан соң, район башлыгы үз фикерләрен җиткерде:

– Күгәй компактлы авыл, әмма биредә халык тырыш һәм эш сөючән. Балаларның әз булуы борчый, әлбәттә, әмма артыр дигән өмет бар. Нибары бер генә яңа йорт төзелүе кызганыч, күбрәк булсын иде. Кемнәр өй салырга тели, һичшиксез, ярдәм итәргә кирәк. Авыл җирендә 5 эшсез кешенең булуы гаҗәп. Каян килгәннәр алар, ник эшләмиләр? Моны ачыкларга кирәк, – дип урынбасары Марат Усмановка йөкләмә бирде. – Хуҗалык белән шөгыльләнергә кирәк. Ирек Хәйруллин мактауга лаек, бөтен эше җайга салынган, бөтен нәрсә бар. Бәлки «зерновой» оештырырсың, шәхси хуҗалыклар синнән генә алыр, җайлы булыр иде. Сөтләрен дә сиңа гына тапшыру мөмкинлеге бардыр, бәлки. Иске фермаларны юк итәргә кирәк, ярыйсыларын төзекләндерергә. Һәрбер ташландык фермага берәр хуҗа (фермер) табылса, бик яхшы булачак. Күгәй көрәшчеләр авылы, иске клубны төзекләндереп, көрәш үзәге ясарга була. Сезнең авылда Рәмзис Заһидуллин кебек көрәш буенча зур дәрәҗәгә ирешкән – спорт мастерына кандидат, яшьләр арасында беренче Президент кубогында I урынны яулаган, Татарстан һәм Россия чемпионы булган асыл егетләр бар. Горурлык бит бу! Бина буш тормасын, шунда ук контораны һәм башка хезмәтләрне дә урнаштырырга мөмкин (Төзелеш һәм инфраструктура оешмасы җитәкчесе Әмир Нурмөхәммәтовка язга бинаны карарга йөкләнде). Гомумән, мин җирлектән канәгать, эшләнергә тиешле эшләр башкарыла, кайберләренә мин ярдәм итәргә тиеш.

Һәр җыендагы кебек үк, мәсь әләләр дә күтәрелде:

  • Аръякка су үткәрергә кирәк (Норлат ТКХ җитәкчесе Равил Бәхтияровка йөкләнде);
  • Юлларга вак таш кирәк (Әмир Нурмөхәммәтовка йөк ләнде);
  • Күгәйдә мәктәпне, Тау Илен дә мәдәният йортын, медпунктны төзекләндерергә кирәк;
  • Күгәйгә кергәндә алтактада авыл турында мәгълүмат булырга тиеш (шәһәрчә булсын);
  • Почта бүлеге һәм почталь он кирәк;
  • Хуҗасыз этләр проблемасы.
  • Санап үтелгән мәсьәләләр район җитәкчесе тарафыннан эшкә алынды.

Һәм, инде традиция буенча, җыен җирлекнең актив, тырыш кешеләренә рәхмәт хатлары тапшыру белән йомгакланды. Авылның китапханәчесе Гөлсу Гаффарова да җирлек башлыгы белән бер көндә туган икән, ә 57 ел бергә гомер иткән Тәскирә апа белән Искәндәр ага Хәйруллиннар иң дәрәҗәле бүләкләнүчеләр булды.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: