Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

КУНАКЛАР КИЛЕП ТОРАКУНАКЛАР КИЛЕП ТОРА

Әйе, кунаклар килеп тора: бөек мәгърифәтче Каюм Насыйриның кендек каны тамган урынга баш ияргә, авыл белән танышырга теләүчеләр, шөкер, бар.

Шушы көннәрдә Казан федераль университетының Каюм Насыйри исемендәге институт директоры, профессор Әлфия Шәүкәт кызы Йосыпова Чабаксар университеты профессорлары Олег Николаевич һәм Алена Михайловна белән килгән иде.

Олег Николаевич Чабаксарда Каюм Насыйри үзәге җитәкчесе икән. Мәгърифәтчене бөтен барлыгы белән хөрмәт итә, аны белә, хәтта "Ул минем туганым!" дип тә атый. Яңа елга ерак булса да, Каюм Насыйрига бәйләп календарь да чыгарганнар. Ул гына да түгел, Ачасырда Каюм Насыйри исемендәге музейда да булырга өлгергәннәр һәм өчесе Ачасыр музее эшчәнлегенә югары бәя бирделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев