Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Кугеш Кулибины. Ул хезмәтне җиңеләйтү өчен авыл хуҗалыгы техникасын ясый

Бакчада эшләү өчен, Ирек Сәгыевның гаражында хуҗалыкта ярдәм итүче техниканың тулы бер арсеналы бар: өч ел эчендә өч мини-трактор төзегән. Һәркайсының үз функционалы һәм төрле эшләр башкару өчен күп төрле җайланмалар тезелеп тора анда.

Алар ярдәмендә җир сөрергә, культивацияләргә, бәрәңгене утыртырга һәм алырга мөмкин. Йөк ташу өчен, шулай ук, үз куллары белән җыелган аерым арба тора. Печәнне җыеп киптерергә кирәкме? Моның өчен тракторның аерым чапкычы һәм ургычы бар. Ләкин бу гына түгел әле. Ирек Гаделҗан улының иң зур горурлыгы - бульдозер насадкасы. Аның ярдәмендә кар чистартыла һәм чыгарыла.


"Бу техникаларсыз хуҗалыкта кулсыз кебек", - ди җирле Кулибин.


Һәр яңа конструкциядән соң аны камилләштерү өстендә эшли башлый. Бу аңлашыла да. Ирек абыйларда 30 сутый җир, 15 баш кош һәм 3 үгез бар. Ул авылдашларын да онытмый, ярдәм итүдән беркайчан да баш тартмый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

61

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X