Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Күгеш авылы мәчетендә Пәйгамбәребезнең туган көнен - Мәүлет бәйрәмен уздырганнар

Күгеш авылы мәчетендә Пәйгамбәребезнең туган көнен - Мәүлет бәйрәмен уздыру матур бер традициягә әйләнде.

Кайткан кунаклар, авыл халкы зурлап әзерләнгән табын артында вәгазьләр тыңлап, салаватлар әйтеп, догалар укып, күңелләренең тагын бер кат рухи сугарылуына өметләнеп, изге теләкләрен кылды. Иң әүвәл хатын-кызлар чакырылу булса, соңрак ир-атлар табын артына җыелды.

- Оештыручыларга чын күңелемнән зур рәхмәт. Дини бәйрәмнәр безне берләштерә, күңелләргә сафлык өсти, - дип сөйли җирлек башлыгы Альберт Гатауллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев