Күгәй-Мулла Иле: дуслык җиңде
Бәйрәм ялларын кем ничек уздыргандыр, тик районыбыз яшьләре бу көннәрне файдалы һәм күңелле итеп үткәрергә тырышты.
Авыл шугалагында Күгәй яшьләре кунак итеп Мулла Иле егетләрен кабул итте. Хоккей буенча иптәшләрчә очрашу бик җанлы һәм кызык булды. Җанатарлар уенчыларга көч һәм дәрт биреп торды.
– Бу искиткеч очрашуда, әлбәттә инде, дуслык җиңде. Безнең өчен иң мөһиме – авылыбызның балалар һәм яшьләр тавышыннан гөр килеп торуы. Үсеп килүче буын спорт белән шөгыльләнә икән, димәк, без дөрес юлда. Яшьләребезне үсендереп, бүләкләр әзерләргә ярдәм иткән иганәчеләребезгә зур рәхмәт. Киләчәктә дә мондый очрашулар булып торсын. Яңа ел уңышлы, бәрәкәтле, тыныч һәм имин булсын, – дип изге теләкләрен җиткерде Күгәй авыл җирлеге башлыгы Фәния Хисаметдинова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев