Күгәй авылында яшәүче Хәдичә Шакир кызы Хәмитова 100 яшьлек юбилеен билгеләп үтә
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Күгәй авылында яшәүче Хәдичә Шакир кызы Хәмитова 100 яшьлек юбилеен билгеләп үтә

Аны авыл җирлеге район башлыгы Михаил Афанасьев исеменнән күркәм туган көне белән котлады.

Хәдичә Хәмитова гомере буе колхозда эшли, яшүсмер вакытында окоп казуда катнаша, Мари урманнарында агач кисә, торф чыгара. Кыскасы гомер юлы сикәлтәле дә, катлаулы да була, хезмәт белән уза.

Чын күңелдән Хәдичә апаны туган көне белән котлыйбыз. Исәнлек, матур картлык, күңел көрлеге, җан тынычлыгы телибез.


Нет комментариев